поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
12.01.2021 Милләт

Нева ярларында яшәүче татарлар турында китап дөнья күрде

Журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәхим Хәлил улы Теләшевнең яңа китабы дөнья күрде һәм сатуга чыкты. Китап күләмле: ул 700 биттән тора, 600гә якын төсле фоторәсем, картина белән бизәлгән. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Якыннарга һәм танышларга яхшы бүләк булырлык. Китапка карата тәүге кайтавазлар күренде дә инде. Шундый кыска бәяләмәләрнең берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Ул милли татар хәрәкәте ветераны Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иниятулла Гани улы Кутуев тарафыннан язылган.

Рәхим Хәлил улы Теләшевнең «Нева ярларында татарлар» китабы күпмилләтле Санкт-Петербург тарихы язмасына бәяләп беткесез өлеш кертә. Автор татар милләтенең төньяк башкаланы төзүдә тоткан роле һәм урыны турында дәлилләргә таянып бәян итә. Аның нигезенә тәүге ташны салган вакыттан алып дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнгәнгә кадәр татарлар Санкт — Петербургны тәүге төзүчеләрдән була.

Автор бай тарихи-туган якны өйрәнү материалларына таянып олы ихтирам белән аерым вакыйгалар һәм күренешләр турында яза. Шулай да китапның төп кыйммәте акыллы, фәһемле һәм зирәк милләтәшләр хакында. Өч гасыр буена алар «тәкәббер күршегә үч итеп» Дәүләтнең баш шәһәрен төзеделәр, ә хәзерге вакытта бу архитектура могҗизасының матурлыгын камилләштерүне дәвам итәләр. Әмма ул язган вакыйгаларны архивтагы «академик хезмәтләр»дән генә түгел , ә тормыштагы чынбарлыктан да ала.

Рәхим Хәлил улы, оста журналист һәм төп ленинградчы буларак, гомере буена һәм әле дә сугышка кадәрге, сугыштан соңгы һәм хәзерге иң яңа тарих төзелгәндә җәмгыять, мәдәният һәм сәяси тормышның уртасында булды һәм кайный. Китап зур мәгърифәти «эш» алып бара. Ул яңа мәгълүмәтләр һәм дәлилләр аша киң катлам укучыларны шәһәрнең татарлар өлеше өчгасырлык чорда икътисадта, мәдәнияттә һәм рухи — әхлакый тормышта кичергән вакыйгалар белән таныштыра.

Автор зур ярату белән төньяк башкаланың, Санкт — Петербургның Русиянең Идел башкаласы булган «Нур сибүче Казан» белән тарихи бәйләнеше турында яза. Китаптагы төп фикер: гасырлар буе Нева ярларында яшәгән төрле халыклар мәдәнияте берләшүе һәм бер- берсенә үтеп керүе кызыл җеп булып сузыла. Бу инде Петербургның үзенчәлекле, интеллектуаль- мәдәни үсеше һәм байлыгы булып тора.

Рәхим Хәлил улы Теләшевнең китабы татарларның «үзенчәлекле» милләт булуы турында түгел, ә аларның табигый рәвештә күршеләр белән тату- дус яши белүе хакында.

Китапның дөньяга килү вакыйгасы тантанасы Санкт — Петербургта һәм Казанда үтте. Анда катнашучылар китапның яхшы телдә язылуы, күп темаларны үз эченә алуы, энциклопедиядәге мәгълүмәтләргә нигезләнгәнлеге, мәрхәмәтлелеге һәм ватанпәрвәрлелеген азсызыклады.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 12.01.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»