|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2021 Җәмгыять
Фәрит Мифтахов та мошенникларга ышанып, Герой Дамир Йосыповның әнисенә дип акча күчергәнЭшмәкәр һәм хәйрияче Фәрит Мифтахов Россия Герое Дамир Йосыповның әнисенә ярдәм итәм дип, мошенникларга акча күчергән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, инстаграмда “әнигә ярдәм” дигән берьюлы дүрт пост чыккан. “Игътибарлы булыгыз! Мин ялгыш акча җибәрдем. 12 гыйнварга каршы төндә мошенниклар Дамир Йосыповның шәхси сәхифәсенә һөҗүм итте. Инстаграмда “әнигә ярдәм” дигән берьюлы дүрт пост чыкты. Җинаятьчеләр “Урал авиалинияләре” пилоты исеменнән “Әни авариягә очрады, операциягә акча кирәк” дигән ялган хәбәр язды”, - дип кисәтә Фәрит Мифтахов.
--- |
Иң күп укылган
|