поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.01.2021 Ана теле

“Хат сөйләме” - рухи мирасыбыз да, телебез хәзинәсе дә (ДӘВАМЫ)

Сөйләмебезнең бу төре турында язманы дәвам иттерү нияте интернетчы укучыбыз Илгизнең фикереннән туды. Рәхмәт әйтеп, текстын тулырак күчерик әле. Сәбәп менә нәрсәдә: гадәттә хатларга тарихи чыганак буларак таяныла. Ә Илгиз кардәшебез, нәкъ менә безнең дә максатка туры китереп, хатның тел хәзинәсе булуын үзәккә ала.

“Татар теле урта гасырлардагы заманнардан бирле бер дә үзгәрмәгән. Чирмеш ихтилалларыннан соң да әле татарлар бәйсезлеккә ирешүдән өметләрен өзмәгәннәр. Шул нисбәттән алар ярдәм сорап Кырымга, госманлыларга да мөрәҗәгать иткәннәр. ...Рахман Колыйның Казан вилаятен Кырым кул астына алуларын үтенеп Кырымнан ярдәм сорап аның мөфтиенә 1635 елда язган хаты: (хатның татар телен куллану мөмкинлекләрен күрсәткән мисалларын күчерәбез  – И.Н.) «Я Рабби, Ислам дине Падишахының кулы астында булырга насыйп ит безгə», – диярлəр.
 
Хосусияткə бу кыш Кəфə бəйлəрбəге сəгадəтле Ибраһим Паша хəзрəтлəре белəн, Кырым Ханы шəүкəтле Җанибəк-Гəрəй хəзрəтлəре Тын елгасындагы Тынказаклары табурларын сакларга ниятлəп, Җанибəк-Гəрəй хан хəзрəтлəре Темрүктə Кабан исемле махалдə каршы төшеп, Кəфə бəйлəрбəге Ибраһим Паша хəзрəтлəре Азак каласына килеп, Ислам дəүлəте Падишахына тəмам рəвештə төзəтеп куйганнан соң, лəгънəте, Урыс талаучысына курку төшкəндер. Əгəр Кырым Ханы корал вə гаскəрлəре белəн Газан фəтхенə килəлəр дип ишетсəлəр,Иншаллах Тəгалə һəр берсенең итəгате итəчəклəре билгеледер. Бу фəкыйрь колыгызны Бəйлəр вə картлар бергəлəшеп иттифак белəн җибəрделəр; əлбəттə безнең хəлəбезне вə гаскəребезне вə вазгыйятьнең уңышын бер-бер аңлатып, Сəгадəтле Кырым Ханыннан ярдəм сора, вə голəмə, вə салихлəр, вə шəехлəренə һəрберлəренə аңлатып һəрберсе ярдəм итеп, Кырым Падишахының бу якларга борылуына сəбəп булып, бер төркем Мөхəммəд өммəтен кяферлəр кулыннан коткарсыннар. Əгəр бу аңлаткан хəлебезгə кермəсəлəр куллар [кыямəттə] аларның якасыннан тотар дип, күп тапкырлар дога вə ният иттек, ялвардык. Ике-өч тапкыр йөз мең гаскəр җыярбыз дилəр, вə өч ел бер уч орлык бирмəсəлəр йөз мең гаскəр торса да җитəрлек нəрсə бар дилəр. Копчак байлык вə балык бетмəс, күп дилəр. Бер кавем бардыр ки, Чыршы Чирмеше дилəр, кырык мең йортлы, һəр йорт ясаклы; əби-бабасыннан мөлкəтлəренə күрə кайберсе ун батман бал, кайсылары биш батман бал вə һич бирмəгəннəре дə бер батман бал бирəлəр. Вə Тау Чуашы дилəр, бер кавем ки, егерме мең йортлыдыр; барысы да ясаклыдыр; бу ысулга күрə акча вə мирас, вə төрле əнəклелəр тиен, төлке вə ас, вə барсыннан элекке тəртип буенча бирəлəр. Эштəк-Башкорт ун мең йорт, бу тəртип буенча ясак түлилəр. Вə Тура вилаятенең махсуле җиде шəһəрдер, сигез тапкыр мең кеш бирəлəр, вə кара төлке шул чаклы бирəлəр. Вə Ар кавеме дə ун биш мең йорттан тора, ясак түлилəр, алар да шул тəртиптə акча вə бал, вə кеш, вə төлке, вə башка нəрсəлəр, вə кондыз, кама, ас, судан балык, вə карадан ясак бирерлəр...”.
   
Аңлашылганча. бу дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендәге рәсми шәхес хаты. Монда мәмләкәтләр, алар арасындагы рәсми, сәяси мөнәсәбәт, иктыйсадый мөхит хакында  төшенчә, атамалар төгәл терминнар белән бик ачык бәян ителә. Ә безнең күпчелек түрә-чиновникларыбыз андый эш кәгазьләрен татарча язып булмый дип бүген  ышандырмакчылар.
 
Хәзер бөтен милләтебезнең хөрмәтле, кадерле шәхесләребездән берничәсенең миңа юллаган хатларын күчереп бирәм. Барысы да диярлек “эш хатлары” – шактый катлаулы һөнәр (китап, газет язу, бастырып чыгару, мөгаллимлек, фәнни эшчәнлек һ.б.) өлкәләренең нәзәри вә гамәли якларына карасалар да телебезне. бик тә тирәнтен белгәнгә, катлаулы гына төшенчә, күренешләрне дә ап-ачык, төгәл, сурәтле итеп тәфсирли алганнар.
 
“Социалистик Татарстан” газетының баш мөхәррире. Татарстан җурналистлар берлеге рәисе булып озак еллар  эшләгән  Шәмси абый Хамматовтан: “Хөрмәтле иптәш Низамов! Без Сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Уфада Хөсәен Әминев дигән шагыйрь һәм геолог-инженер яши. Сез “Дим чәчәген өзеп үпсәнә...” дигән язмагызда аның турында телгә алган идегез. Сез шул иптәш турында “Социалистик Татарстан” газетасына очерк язып җибәрсәгез иде. Ул очеркта иптәш Әминев инженер һәм шагыйрь буларак гәүдәләндерелсен иде. Х.Әминев заманында татар-башкорт язучыларының Урал секциясе председателе иде. Очеркта Әминев поэзиясенең рухы да чагылыш тапсын иде. Үтенечебезне үтәрсез дип алдан ук рәхмәт белдереп, Сәлам белән, редактор Ш.Хамматов (17 январь, 1966 ел).
   
Муса Җәлил иҗатына бәйле янә  Вәкил Зәйнегабдинев (Башкортстан, Сибай шәһәре) хаты игътибарга лаек. Муса Җәлилгә кагылган өзекләр: “Мин Муса Җәлил белән 1917/18, 1918/19 нче уку елларында Оренбург шәһәренең Хөсәения мәдрәсәсендә бер класста укыган идек. Ул безнең класста иң кечкенәбез иде (11,12 яшьләрдә). Шул вакытларда ук ул шигырьләр языштыра иде. Өйгә бирелгән эшләрдән –инша дәресен (сочинение) бик осталык белән язып китерә иде. Укытучы аның язганын үрнәк итеп укучыларның берсенә кушып бөтен класска укытып ишеттерә иде. Муса мәдрәсәдә төзелгән әдәбият кичәләрендә бик актив рәвештә катнаша, декламацияләр сөйләү һәм матур җырлар белән чыгышлар ясый иде. Мусаның минем альбомга язган бер ядкәре саклана, аны ул үзенең сүзләре белән шигырь итеп язган, нәкъ үзе язганча аерым кәгазьгә шуның күчермәсен җибәрәм (15 март, 1969. Сибай)”. Хатта бер дәфтәр битендә гарәп шрифтында “Ядкәр” баш астында шигырь кулдан язылган. Бит азагында кириллица шрифтында башка кул, төсле көрән карандаш белән “Карьяи Мостафи” дип язылган “Корьяи”нең астына сызылган.
   
Татарның фән мөхитенә бәйле лексикасының байлыгы техник фәннәр докторы. берничә фәнни китап авторы милләтпәрвәр публицист һәм җәмәгать эшлеклесе                Азат Зыятдинов хатында ачык күренә: ”Хөрмәтле Илдар туган! Синнән кош теле кадәр генә хат алсам да  зур куаныч кичердем, ул хат мине көтмәгәндә җылы хисләр белән сугарды. Мин үзем сиңа ышанам, шуның өчен бу тәкъдимеңне дә ышанып кабул иттем, бәлки чыннан да маташып карарга да кирәктер? Ләкин минем тормыш планнарына бу хыяллар кермәгән иде әле, әммә бу бит әле минем “кешеләргә әйтер сүзем юк",– дип әйтү түгел. Киресенчә, минем дә ни дә булса әйтәсе килә... Әйтик, “Нижнекамскнефтехим” кебек зур удар төзелештә яшь белгечләрнең чыныгуы һәм җитәкче (инженер) буларак формалашулары (мин бит 5 ел шуларның җитәкчесе булып эшләдем, ике цех җибәрдем, бик катлаулы цехлар. Андагы кызулыкны мин үзем дә кичердем бит). Гомумән мондый зур төзелешләрдә таләпсез, тырыш авыл халкының фидакарь хезмәтен чагылдырырга тырышып карар идем мин. Бу бит зур проблема һәм ул безнең чорның бик характерлы билгесе. Зур шәһәрләр авыл хисабына төзелде, авыл кешеләреннән яңа эшчеләр сафы, яңа техник интеллегенция барлыкка килде. Ул әле авылдан аерылып җитмәде, ләкин теш-тырнагы белән шәһәргә ябышты. Аларның характерлы образлары безнең арада яшиләр. Алар эшче, мастер,  цех начальнигы, баш инженер, баш  механик... директорлар булып эшлиләр, төрлечә яналар, төрлечә омтылалар, аларның тормышка карашлары да төрлечә, әммә аларда шул бүгенге әйтелгән буынга хас сыйфатлар.  Мин тагын фән дөньясын бераз сөйләр идем. Анда да бер класстан чыккан кешеләрне күрсәтеп үтәсе килә минем. Кызыклы гына класс, 2 доктор (техник фәннәр), директорлар алар, дәүләт премиясе лауреаты да бар... Аларның кичерешләрен байтак беләм мин, аларның күбесе белән элемтәдә яшим. Шул темадан үземнең фәнни җитәкче – академик Кафаров В.В. турында һәм аның белән бергә КХТИда укыган СССР Фәннәр академиясе член корр. татар егете Рафиков С.Р. турында һәм ... безнең академик Миначев Х.Х. турында да әйтеп китсәң, әйбәт булыр иде. Гомумән, ул “галимнәр дөньясын” байтак өйрәндем бит инде мин, аларны да бераз “фаш” итсәң ярар иде.  Болар, Илдар дус, бары да уйлар бит әле, иң яманы аның шул – мин язу белән бик шөгыльләнмәгән бит. Бу сезнең өлкәдә мин башлангыч класс баласы кебек  хәзерлексез. Син миңа нинди киңәшләр бирер идең һәм нинди таләпләр куяр идең? Мин нидән, ничек башларга тиеш? Монда Рахмайдан башка кеше юк, Казанда синнән башка ышанычлы кешене белмим. Аңлатыбрак язсаң иде. Үзеңне, гаиләңне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим, ул сезгә бәхетле ел булсын, иҗади уңышлар, шатлыклар китерсен. Ихтирам белән Азат. 19.12, 1981. Т.Кама”.
   
Тел галиме профессор. Казан дәүләт университетының кафедра мөдире Вахит Хаков хаты:
“Илдар! Хатыңны һәм җибәргән газетаңны алдым. Рәхмәт. Мин синең мәкаләңне Казанда вакытта ук укыган идем. Дөресрәге, бүлек мөдире З.Шәфигуллин укып карагыз әле, басыйкмы, -дип миңа тәкъдим иткән иде. Мин аңа бик кирәкле тема һәм аны тизрәк, мөмкин кадәр тулырак басарга кирәк дип әйткән идем. Болай нигездә үзгәрешсез басылган. Әлбәттә, кыскартылган. Газета өчен бик ярый, шул күләмдә булса да зур эш. Киләчәктә бу юнәлешне һаман да үстерергә һәм якындагы 2–3 ел эчендә докторлык диссертациясен төгәлләргә кирәк. Әлегә көч һәм сәламәтлек булганда моны эшләргә, тәмамларга. Хәзер шушы мәсьәләләрне үзәк һәм үзебездәге журналларга, фәнни җыентыкларга хәзерләргә, тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм. Әлбәттә, эш күп, вакыт тар, ләкин мавыгып эшләгәндә моны төгәлләргә була. Киңәшербез. Әгәр 22/1Ү-дә Мәскәүдә булсаң иртә белән каршы алырмын. Уйлашырбыз, килүең яхшы булыр. Минем эшләрем бара. Яхшы, әйбәт кенә. Көннәр тиз уза. Минем стажировка 10 майда төгәлләнә, аңынча, апрель ахырында кайтып килергә уйлыйм. Гаиләңә сәлам. Зур уңышлар, сәламәтлек теләп Вахит Хаков. 14/1Ү-85 ел. Мәскәү.”
   
Язучы Рафаэль Төхвәтуллин хаты: “Исәнме, якташ! Казаннан бик начар кәеф белән кайттым. Сәбәбен үзең дә аңлыйсыңдыр. “Эзләр” китапчыгымның дөньяга чыгу юллары бик кыен һәм озын икәнлеген белү, күрү сәбәп булды моңа. Син андагы очеркларны гомуми җыентыкка бирү вариантын да әйттең. Уйлап-уйлап карыйм да, бу вариант – китапчыкны гомуми агымда әвәләп әвештерү, ягъни күзгә дә күренмәслек итеп теткәләү (растереть) булачак бит, малай. Һәрхәлдә, китапчык җыентыкка тулысынча кертә алмый. Ә минем хәзерге давыллы көннәребез турында үз сүземне әйтәсем килә. Ничек тә китапчыкны чыгарасы иде бит! Тизләнеш, яңарыш чорында, нужәли, бу мөмкин түгел?!  Һич башыма сыймый. Их, һаман да сүз күп, эш аз әле. Һаман да киртәләр, киртәләр. Шулай да, яңа дәрт белән яңа әйберләргә утырам.
   [Үзеңдә ни хәлләр? Эш-служба юнәлешендәге хәлеңне үз күзләрем белән күрдем. Бик аңлыйм, җиңел түгел сиңа бу тарафтан. Иҗади хәлләрең ничек диюем. Ниләр актарасың, каерасың? Аларны алдан сөйләүнең кирәәге юк, әлбәттә. Шулай да, яңа иҗат уышлары, шатлыклары, җиңүләре теләп калуны күңелем куша. Ә ихлас күңелдән хәер-хак теләкләрнең файдасы зур икәнлеккә мин нык ышанам. Күп сәламнәр теләп, Р.Төхфәтуллин (имза). 20/Ү1-87.
     
Хат сөйләмендә лексик. грамматик вә синтаксик чараларны куллану үзенчәлекләрен күзәтә килгәндә укучы авторларыбызның да табыш-фикере сөендерә; кайберләрен теркик әле:    
  Илгиз: “Мин Гаяз Исхакыйның татарча аңлаган билгеле бер рус кешесенә безнең телдә язган бер хаты азагында “Ваш покорный слуга”ны саф татарча бик матур итеп язганын укыган идем. Истә калдырмаганмын. Мин фәкыйрегез түгел инде ул, ничектер башкачарак. Сез җәнабләренең ... кемедер. Сез шуны ничек язар идегез?”
   
Илгиз: “ Татарда кызларга-егетләргә хат җибәрүнең дә тулы бер жанры, өслүбе булган. Күпчелектә - шигъри рәвештә. Аларны мәхәббәтнамә яки гашыйкнамә дип йөрткәннәр. Алары турында, сөюеңне аңлату, гыйшыкны җиткерү вакытындагы сөйләм турында да берәр мәкалә урнаштырсагыз иде алга таба.”
 
Бу язманы әзерләгәндә үземнең архивтагы хатларга янә күз салынды. Бу сөйләмгә кагылган кайбер үзенчәлекләргә юлыгылды. Менә кайберләре:
  -Хатта шәхси сөйләм үзенчәлеге чагыла. Казан арты сөйләмендә бик борың заманнан, Ш.Мәрҗәни дә билгеләгәнчә, угро-фин тәэсире сизелә. Мәсәлән, . бүгенге көчле “ч” урынына “т” яисә “с” әйтелә. Әнинең энесе Самат абыйның көндәлек сөйләмендә күзәтелгән бу үзенчәлек хатларында да даими “языла” иде: “...Сезгә безнең өчен кадерле булган җизни үзебезнең сагыныслы сәләмнәребезне җибәреп, сиңа корыстай нык сәләмәтлек, тыныслык белән гомер кичереп, кояштай озын гомер теләп калабыз”.
   
Аннары, абыебыз нәселебездә борын-борыннан нык сакланган хат язу рәвешенә гомере буе тугры калды, барыбызга да үрнәк күрсәтеп килде: аның сугыштан язган хатларының барысы да диярлек җыр яисә үзе чыгарган шигырь белән тәмамлана иде. Соңгы елларга чаклы ул шушы гадәтен ташламады.
   
Телебезнең, сөйләмебезнең асыл үзенчәлекләрен саклаган мондый хат-хәтирәләр һәр гаиләдә булмый калмас. Барлыйк әле, уртаклашыйк,  яшьләребезгә дә җиткерик. Хәер,  аларның хатка карашы, хәбәрләшүләренең  алым-чаралары башкачарак хәзер. Бу хакта үзенә аерым фикерләшү зарур. Уйлана торыйк.
    
                                                     Илдар Низамов,
                                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»