|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2021 Милләт
«Минем Татарстан»: татарча википедияне бергәләп үстерик!«Минем Татарстан» — Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм хәзерге чынбарлыгына бәйле Википедия өчен мәкаләләр язуга багышланган тематик марафон-бәйге. Әлеге проект ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла. Марафон-бәйге 20121 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Дүрт яки аннан да күбрәк мәкалә авторларын бүләкләү каралган. Приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә. Әлеге бәйге турында тулырак мәгълүматны татарча Википедия сайтының “Хәзерге вакыйгалар” бүлегендә таба аласыз. |
Иң күп укылган
|