|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Бәйге
Татарстанда «Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе игълан ителә: приз фонды 200 мең сум
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Матбугат.ру» порталы белән берлектә яңа конкурс игълан итә. Үз һөнәрен социаль челтәрләрдә күрсәтергә теләүче актив интернетчыларны «Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Бәйгенең шартлары гади: 1. Конкурста үз һөнәрләре турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк.
2. Эшләрнең кызыклы, файдалы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камил булуы мөһим.
3. Бәйгедә катнашыр өчен 2021 елның 10 февраленә кадәр исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм үзегезнең блогыгызга сылтаманы күрсәтеп bloger.tatar@mail.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.
«Блогер.Татар» бәйгесендә жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнә: бишесе иҗади һөнәр (артистлар, журналистлар, фотографлар һ.б.) һәм бишесе эшче һөнәр (шофер, табиб, укытучы, юрист һ.б.) ияләре арасыннан. Алар 2021 елның 21 февралендә Халыкара Туган тел көнендә игълан ителәчәк.
Иң мөһиме, һәр җиңүчегә 20000 сум акчалата премия тапшырылачак.
«Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе буенча Нигезләмә шушы сылтамада
|
Иң күп укылган
|