|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2020 Мәдәният
ШАЯН ТВ алып баручыларга кастинг игълан итәСәләтле, шук, шаян, кыю, һәрвакыт актив! Бу тасвирлауда үз балагызны таныдыгызмы? Әгәр җавап уңай икән, ШАЯН ТВ балалар телеканалының кастингында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бәлки, сезнең сабыегыз бик тиздән чып-чын экран йолдызына әйләнер! Без, 5 - 10 яшьтәге, татар телен камил белгән сәләтле балалар эзлибез! Кастингка эләгү шартлары бик гади: - Сайтта беркетелгән анкетаны тутырырга; - Балагызның, ТАТАР ТЕЛЕНДӘ кыскача үзе, талантлары турында сөйләгән видеоязмасын төшерергә ( 1 минуттан артмасын); - Видеоязманы, анкетаны shayanbala@mail.ru электрон почтасына җибәрергә; - Кастингның икенче этабына чакыру көтергә һәм бергәләшеп «ШАЯН ТВ» каналын карарга!
--- |
Иң күп укылган
|