|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2020 Мәдәният
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
12 декабрь “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамашачылар концертны онлайн күзәтеп барды. Әлеге чараның максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. Милли премия тапшыру тантанасында төрле буын вәкилләренең катнашты. Әлеге премиядә елдагыча зур популярлыкка ия булган җырчылар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә таныштылар. Җырчыларның бары тик иң-иңнәре генә “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде. 1. Фирдүс Тямаев “Иң дәртле җырчы” Тамаша барышында сюрпризлар да бихисап иде. Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы” номинациясенә ия булды. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Максим Платонов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|