|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2020 Криминал
Прокуратура Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгән вандалларны эзлиПрокуратура Әстерханда шагыйрь Габдулла Тукайга куелган һәйкәлне мәсхәрәләгән вандалларны эзләү белән шөгыльләнә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шул хакта Әстерхан өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хәзерге вакытта җинаять эше буенча тикшерү бара, аның барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасы контролендә», — диелә хәбәрдә.
Элегрәк «Татар-информ» кичә Әстерханда вандаллар Тукай Һәйкәлен пычратып зәңгәр төскә буяганнарын, ә сул җилкәсендә ак төс белән хәтта свастика да ясап калдырганнарын хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|