|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2020 Милләт
Бүген 70 яшен тутыручы Фәүзия Бәйрәмова: «Милләт кайда — мин шунда булдым»
5 декабрьдә татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Фәүзия Әүхәди кызы БӘЙРӘМОВАга 70 яшь тулды. Шул уңайдан "Ирек мәйданы" газетасына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез. — Фәүзия апа, юбилеегызны нинди хисләр белән каршы аласыз? Туган көнегез уңаеннан нинди вакыйгалар, очрашулар көтелә?
— Бу илдә 70 яшькә җитү — могҗиза ул, аны Аллаһның рәхмәте дип кабул итәм. Элек тә юбилейлар белән мавыкмадым, хәзер бигрәк тә мондый зәхмәт вакытында бәйрәм итеп йөрергә уйламыйм. Шуңа күрә бу нисбәттән бернинди вакыйгалар һәм очрашулар булмаячак. Күңелем тыныч, ыгы-зыгы юк, олыгаю чорымны моңсу сабырлык белән, шөкрана итеп каршылыйм. Язучы өчен иң зур вакыйга һәм иң кадерле бүләк — яңа китабы чыгу. Мин дә гомеремнең бу көненә буш кул белән килмәдем. Быел энциклопедик хезмәт дәрәҗәсендәге 600 битле тарихый-документаль китабым дөнья күрде, аны үз хисабыбызга чыгардык. Бу илленче китабым иде. Төркиядә “Ана” китабының төрекчәсе басылып ята, ул Чыңгыз Айтматовның “Ана шәҗәрәсе” исеме астында шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты юбилеема “Һиҗрәт” китабын әзерләде, ул да быел дөнья күрер дип көтәбез.
— Үткән гомерегезгә борылып карагач, мөгаен, горурлык хисе тоясыздыр. Милләтебез өчен шактый эш башкардыгыз, бик күп әдәби, тарихый мирас тупладыгыз. Шулай да үкенечкә калган эшләр булмадымы?
— Әйе, Аллаһка шөкер, гомерем заяга узмады. Үземнән соң зур әдәби һәм тарихый мирас кала — дистәләгән роман һәм повесть, йөзләгән фәнни-популяр, документаль язма, тарихый шәхесләр турында хезмәтләр... Моның өстенә милли сәясәттә башкарган эшләр — Татарстанда беренче милли оешмалар, сәяси фиркаләр, шаулап үткән беренче корылтайлар, депутатлык, милләт хакына сәяси ачлык, татар халкының бәйсезлеге, гаделлек өчен утыз елга сузылган көрәш, шуның өчен берничә тапкыр хөкем ителү — болары да минем тарих. Үзем сайлаган язмыш. Милләткә иң кирәк вакытта мине шушы юлга чыгарган өчен, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен! Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, бу елларны иң бәхетле чагым дип исәплим, чөнки милләтнең яңа тарихын яздык! Тагы бер гомерем булса, нәкъ шушы юлдан китәр идем. Бер үкенечем бар — дингә иртәрәк килгән булсам, шәхси тормышымда кайбер ялгышларны ясамас идем. Әмма монысы да минем тормыш, минем язмыш...
— Бүгенге тормышыгыздан канәгатьсезме?
— Әлхәмдүлилләһ, бүгенге тормышым Аллаһка шөкер! Янымда таянычым, ярдәмчем — ирем бар, бөтен тормышны ул алып бара, минем эшем — язу. Балаларым исән-сау, икесе дә Казанда, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. 30 ел Чаллыда торсам да, беркайчан да зур татар дөньясыннан аерылмадым, милләт кайда — мин шунда булдым. Нинди генә каршылыклар очраса да, Аллаһ ярдәме белән теләгән җиремә бардым, теләгән сүземне әйттем, теләгән нәрсәмне яздым, теләгән китабымны чыгардым. Хакимиятнең күзенә һәм кулына карап тормадым. Хәзер аралашу чикләнсә дә, милләт өчен кискен вакытларда үз сүземне әйтергә җаен табам, интернетны бик файдаланам, тел һәм дин, кеше хокуклары буенча даими рәвештә төрле урыннарга хатлар язам. Иң зур бәхетем — дин юлында булуым, иҗатымның да шуңа хезмәт итүе. Каршымда берәм-берәм бөтен капкалар ябылганда да, бер капканың үзем өчен һәрчак ачык буласын беләм, ул — Аллаһның һидәят капкасы... Һәм миңа шул җитә.
— Яшьләргә тормыш итү буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
— Яшьләргә берничә киңәшем бар. Беренчесе — шәхси мәсьәләдә. Гаилә корганда фикердәш булырдай кешене эзләгез, ягъни тоткан юлыгыз, мәсләгегез, кыйблагыз бер тарафта, уртак булсын. Икенчесе — иҗтимагый мәсьәләдә. Гаилә, үзегез өчен генә яшәмәгез, ул кысалардан чыгып, милләткә, халыкка файда китерерлек шөгыль табыгыз. Бу сезгә җан рәхәте бирәчәк һәм җәмгыятьтә социаль статусыгызны күтәрәчәк. Өченчесе — барлык эшләрегезне дә Аллаһ ризалыгы өчен, башкаларга файдасы тисен, дип башкарыгыз. Инде соңгысы — татар халкының зур тарихы, олы мирасы барлыгын, дәүләт тоткан милләт булуын истән чыгармагыз. Кайда, кем арасында яшәсәгез дә, милләткә хыянәт итмәгез, иманны бирмәгез, дәүләтле халык булып яшәргә омтылыгыз! Безне — олыларны онытмагыз...
"Ирек мәйданы" редакциясе үзенең укучылары исеменнән Фәүзия апа Бәйрәмованы олы юбилее белән тәбрик итә. Алдагы гомерегезне җан тынычлыгы, сәламәтлек белән, тигезлектә үткәрергә язсын. Милләтебез, әдәбият, тарих, сәясәт өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Котлауларга "Матбугат.ру" да кушыла.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|