поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.12.2020 Медицина

"Күпме дәвалау чаралары уздым, ләкин файдасы күренмәде"

Күпләр табибларны йөреп чыккач, дәвалануның файдасын тапмыйча, әби-бабайга бара. Әллә башка ышанычы калмаганга, әллә соңгы өметен шуңа баглаганга, еш кына тылсым, өшкерү, үлән төнәтмәләрен эчү, сыкрап авырткан җирне кулдан ясалган төрле майлар белән сылау файдага булып, чыннан да уңай үзгәрешләргә китерә.

Үзем белән булган бер вакыйганы бәян итим әле. 4 ел элек кинәт кенә уң аягым аксый башлады. Һич басып булмый, табан астына мең кадак какканнар диярсең. Басу түгел, галуш, хәтта оекбаш кигәндә-салганда авыртуга түзә алмыйча акырып-бакырып җаным чыкты. Томография шпор дип күрсәтте. Шул көннән башлап күпме дәвалау чаралары уздым, ләкин файдасы күренмәде. Кайда, кем, нәрсә әйтә, һәммәсен җиренә җиткереп сылап, төреп, ышкып, эчеп карадым – үзгәреш булмады, мин барыбер шул аксак Миләүшә идем.

Көннәрдән беркөнне, Аллаһның мине кызгануы булгандырмы, тормышымның кара буйлары акка алышынып, сәламәтлек чаткыларын күрер көннәрем җиткәндерме – каршымда Гөлсинә ханым пәйда булды. Ишектән керүгә үк, кояштай елмаеп, мине гомер буе белгәндәй кычкырып көлеп, сүз башлады: “Аякларыгыз үзегезнеке түгелмени, Миләүшә?! Ник аларга кадер юк? Нишләп яратмыйсыз аларны?” Мин ни дияргә дә белмичә, ясалган сын кебек, аңа карап каттым. Аптыравымның иге-чиге юк иде, чөнки безнең беренче очрашу бит, каян белә ул минем аяк проблемасын?
 
“Әйдәгез, үтегез, чәй эчеп алыйк”, – дидем, сыныма җан кертеп. “Юк-юк, сезне элеккеге кебек йөгереп йөри торган хәлгә кайтарырга кирәк бит, эш күп, чәйләп утырмыйбыз. Ятыгыз”, – дип бүлмәгә узды коткаручым. Үземне борчыган нәрсәләрне әйтергә авызымны ачкач: “Тыныч кына ятыгыз, күрәм мин барысын да”, – дип туктатты мине.
 
Гомерем буе ясалмыйча җыелып килгән массажларның барлык төрләрен шушы көнне күрәсем булган икән! 3 сәгать дәвамында, бертуктамый измәңне изсеннәр әле! Баштарак мин коткаручымның кулында махсус массажер бар дип уйладым. Баксаң, анда бернинди корал әсәре юк икән. Матур, кечкенә, ыспай, ап-ак куллар! Тәнемдәге һәрбер әгъзамның буынын табып, капшап, барлап, урынына утыртып, сөякләремнең җилегенә кадәр төште Гөлсинә.
 
Исең киткән икән, беренче тапкыр массаж ясаткан берәү дисезме? Әйе, дөрес. Әмма күпме гомер аксак-туксак килеп, сөйрәлеп кенә йөргәннән соң, минем торып, аксамыйча әкрен генә атлап китүем могҗиза иде!
 
Аптырашта калдырган тагын бер нәрсәне әйтим әле. Балаларыбызның стенада эленеп торган фотолары янына килеп: “Боларның тагын бер бәбие була”, – диде Гөлсинә. Зур улыбызның туй фотосына ымлап әйткән бу сүзләрне без шундук оныттык, игьтибарга да алмадык. Чөнки аларның инде ике баласы үсә, алда үзгәрешләр көтелми иде. Бу ноябрь ае булса, февральдә безгә яңалык килеп иреште: октябрь башында без өченчегә карт әни, карт әти булачакбыз икән!
 
Менә шундый искиткеч кеше ул минем коткаручым. Күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә әз булыр кебек аңа. Нинди генә кешеләрне җибәрми Аллаһы Тәгалә җир йөзенә. Тик ни кызганыч, андыйлар әз була шул.
 
 

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА, Тукай районы
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.12.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»