поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2010 Җәмгыять

СҮЗ АРТЫНДА ХӘЙЛӘ БАР

Җанисәп алу вакытында ничек алданмаска? Бу кампаниянең никадәр мөһим икәнлеген халыкка ничек аңлатырга? Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шушы уңайдан узган атна азагында “Казан” милли мәдәният үзәгенә зыялыларыбызны җыйды.

– Милләттәшләребезнең 75 проценты Татарстаннан читтә яши. Шуңа күрә халык санын алу кампаниясенең мөһимлеген, нечкәлекләрен аңлату өчен илебезнең 60лап төбәгенә язучылар, журналистлар, галимнәр, артистлардан торган махсус төркемнәр җибәрергә булдык. Иркутскига баручылар юлга чыкты инде. Җирле татар иҗтимагый оешмалары, зур-зур залларны алып, халык белән очрашулар уздырмакчы. Шунда республикабыз вәкилләре дә катнашачак. Җанисәп алу милләтебезнең киләчәген күзаллауга бәйле. Узганында җитди бозуларга юл куелса да (Башкортстанда 200 меңгә кимедек), 60 меңгә арттык,– дип Ринат әфәнде әлеге кампаниянең үзенчәлекләрен бәян итте.

 

Моңарчы сораштыру кәгазендәге 7 нче пунктны үзең гельле каләм белән тутырсаң (милләт атамасын язсаң) гына хак була, дип аңлатканнар иде. Бер ай элек кенә пайтәхет конструкторлары сораштыру кәгазьләренә үзгәрешләр кертеп, җанисәп алучының үзенә дә анкета кәгазен тутыру мөмкинлеге биргән, моны хәтта телефоннан сорашып та эшләп булачак икән. Телефон чыбыгының икенче башында утыручыны сораштырылучы ничек күрсен, белсен инде? Моңа юл куймаска, ризалашмаска кирәк. “Килдек, өегездә булмадыгыз”, – дип “акланырга” мөмкиннәр бу җәһәттән. Кабат килсеннәр, телефоннан вакытын килештерсеннәр андый чакта (дөрес, узганында 1 миллион россияле сораштыручыларны өйләренә кертмәгән икән). Узган халык санын алуда милләттәшләребезне 45 төркемгә бүләргә тырышсалар, бу юлы 120 гә таркатмакчылар. Мондый тизлектә барганда, тагын ун елдан булачак җанисәп алу кампаниясендә безне Мөслим татары, Азнакай татары, Арча татары... дип тә бүлгәләргә тырышмагайлары. Саратов татары, Пенза татары, Касыйм татары, Әстерхан татары, Сембер болгары, Самара болгары... дип аталырга тәкъдим итүләр Госкомстатның хәйләсе генә ул. Имеш, безне төркемнәргә бүлеп өйрәнмәкчеләр. Әгәр андый “изге ният”ләре бар икән, алар иң әүвәл урысларны шулай өйрәнерләр иде.

 

– Безне бүлгәләп, милләтебезнең үз эчендә каршылык чыгармакчылар. Әнә узган җанисәп алуда казакълар аерым милләт булып язылмакчы иде, урыс милләтенең санын киметәчәксез, дип моңа РФА галимнәре ризалык бирмәде, – дип сөйләде бу уңайдан җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

 

– “Татар”, “татарлар”, “татарин” дип тә язу мөмкинлеге бирә безгә РФА Социология һәм этнология институты га­лимнәре. “Татарин” яки “татарка” дип кенә языгыз. Аларның ничек исәпләүләре билгесез. Татарча язганны машина укымый дип тә әйтүчеләр бар. Бу хәйләгә капмагыз. 7 нче пунктта буш квадрат та каралган. Милләтеңнең исемен язмыйча гына шунда билге куйсаң, милләтеңнән баш тартып, “россиянин” буласың, – дип аңлатты бу җәһәттән Р.Закиров.

 

– Күптән түгел генә Башкортстанда булып кайтырга туры килде. Шунда ике татар хатынының, Башкортстанда яшәгәч, без башкорттыр инде, дип фикер йөртүенең шаһиты булырга туры килде. Гомумән, анда вәзгыять шактый четерекле. Хакимияткә яңа Президент килсә дә, элеккечә башкорт дип яздырту сәясәте дәвам итүе, халык белән очрашырга теләгән зыялыларыбызны узганындагы кебек республикага кертмәүләре, очрашып сөйләшү, чыгыш ясау мөмкинлеге бирмәүләре ихтимал, – дип сөйләде күршеләребездәге хәл турында этнолог Дамир Исхаков. Берничә ай элек Көнбатыш Башкортстанда – Чишмә, Бүздәк, Благавар, Туймазы, Октябрьский районнарында булып кайткан археолог Альберт Борһанов та әлеге район муллаларына өстән күрсәтмә бирелгәнлеген, халык башкорт булып язылмаса, имамлыктан китәргә туры киләчәк, дип кисәткәннәрен хәбәр итте. Бу уңайдан журналист, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Башкортстан районнарындагы үзешчәннәрне “ТЯГ” каналындагы “Җырлыйк әле” телетапшыруында катнашырга чакырып булса да милләттәшләребезгә нинди хәвеф янавын искәртергә тәкъдим итте. Ул Спас районында, болгар дип язылыгыз, дип өндәп йөрүчеләр булганлыгына хәвефләнүен, үзебезнең Татарстанда да уяу булырга кирәклеген белдерде.

 

Сер түгел бит: башта башкорт дип яздыралар, аннан соң мәктәптә укыту телен башкортчага күчерәләр. Әнә, нугайбәкләрне узган җанисәп алуда, сез православ динендә булгач, татар түгел, аерым милләт булып язылыгыз, дип өндәделәр. Инде бу юлы, яшерепнитеп тормыйча, урыс булып язылырга тәкъдим итәләр. “Мәктәптә татарча укымагач, православ динендә булгач, без инде урыстыр”, – дигән фикерне менә шулай халык аңына сеңдермәкчеләр.

 

Халык санын алу турындагы Россия законында әүвәл туган телне сорыйлар, аннан урыс телен белүеңне ачыклыйлар, аннан соң гына тагын нинди телләр үзләштерүеңне белешәләр. Җанисәп кәгазендә беренче сорау – урыс телен беләсеңме, икенче сорау – тагын нинди телне беләсең, өченче сорау – туган телең нинди? Сорауларны төзүчеләр менә шулай закон бозып, урыс телен беренче урынга чыгарган, туган тел өченче сортлы булып калган. Моны психологик басым ясау дип тә бәяләргә мөмкин.

 

– Урыннарга чыкканда без ул төбәкнең тарихын, мәшһүр кешеләре кемнәр икәнлеген яхшы белергә, күпме кардәшебезнең үзен татар дип санавыннан хәбәрдар булырга; халык каршына чыккач, безне кысалар, бетерергә телиләр, дип зарланмыйча, милләтебезнең бөеклеге, олуг тарихы булуы турында сөйләргә тиешбез, – дип киңәш итте үз чиратында сөйләшүдә катнашкан ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев.

 

Озын сүзнең кыскасы: җанисәп алу кампаниясендә актив һәм шәхсән катнашыйк, үзебезне “татарин”, “татарка” дип языйк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 180 | 07.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»