|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2020 Медицина
Пневмониянең коронавирустан аермасы нәрсәдә?
Бүген күпләр пневмония белән коронавирус – бер үк нәрсә дип уйлый. Әмма алар арасында аерма бар, дип аңлата Уфадагы 22 санлы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Рөстәм Габидуллин. Ул ковид-госпиталь шартларында “кызыл зона”да авыр пациентлар белән эшли. Табиб вируслы пневмония белән чирләүче пациентларның гомерләрен саклап калу буенча реанимация эшен оештырган.
Аның әйтүенчә, пневмония – ул үпкә тукымасының авыруы.
“Ягъни, вирус яки бактерия үпкә тукымасына эләгә һәм анда ялкынсыну башлана. Без аның нәрсә икәнлеген беләбез: әгәр вируслы пневмония булса, пациентка – вируска каршы препаратлар, бактериаль пневмония булса, антибиотиклар бирәбез. Нәтиҗәдә үпкәләр тукымасындагы вируслар яки бактерияләр юкка чыгалар, кеше савыга”, – ди ул.
Коронавируска килгәндә, монда хәлләр катлаулырак, ди табиб.
“Инфекция сулыш алу юлларына эләгә, организмга үтеп керә, һәм иң куркынычы – вирус үпкә тукымасына турыдан-туры түгел, ә “урау юллар” белән йогынты ясый. Ул безне якларга тиешле иммун системасын “уята”, әмма бу вирус шулкадәр мәкерле ки, ул организмда адекват булмаган реакция барлыкка китерә. Организм вирусларны гына түгел, ә сәламәт органнарны да рәттән җимерә башлый, – дип аңлата Рөстәм Габидуллин. – Ярсу реакция барлыкка килә: эчке органнарга зыян салырлык куркыныч дулкын күтәрелә. Ни кызганыч, организм, үпкәләргә, бавыр, бөерләр, ашказаны асты бизе, баш миенә зыян салып, үзен-үзе юкка чыгара башлый. Бу вакытка вирус организмнан инде чыгып киткән булырга мөмкин, әмма ул башлап җибәргән дулкын, тезмә төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”.
Уртача алганда, ковид беренче 14 көн эчендә йогынты ясый. “Кемнеңдер хәле 2 яки 3 атнадан начарланырга мөмкин, ә кемнеңдер 3-5 тәүлек эчендә кискен мөшкелләнергә ихтимал. Шуңа 3-4 көннән артык 38-40 градус температура торса, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – ди табиб.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: express-k.kz
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|