|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Мазовның исән булуы мөмкинме?Уфада югалган 38 яшьлек Артем Мазовның бер туганы аны исән-сау күрү ихтималлыгын бәяләде. Ул UFA1.RU хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашкан. Исегезгә төшерәбез: Артем Мазов узган елның октябрендә хатыны белән низагтан соң ике баласы белән юкка чыккан иде. Малайларның гәүдәләрен бу җәйдә елгада таптылар. Әтиләренең кайда яшеренүе билгеле түгел. Бер фараз буенча, балалар үлеменә нәкъ ул гаепле.
- Кызганычка каршы, Артем да исән түгелдер дип уйлыйбыз. Коточкыч фаҗига булды ул. Бу хакта күз яшьләрсез генә искә төшереп тә булмый. Әгәр дә ул вакытларны кире кайтарып, нәрсәне дә булса төзәтеп булса иде... Тик алай булмый, - ди исемен атамаска теләгән хатын.
Артем үз-үзенә кул сала, яки җинаять корбаны да була ала.
— Исән булса, безнең белән элемтәгә керер иде инде, - дип нәтиҗә ясый хатын.
Фото: Уфа1.ру
--- |
Иң күп укылган
|