поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
12.11.2020 Мәдәният

"Татар фильмын зур прокатка чыгару җиңел түгел": Казанда "Әпипә"нең премьера алды күрсәтүе узды (ФОТО)

Парк Хаус сәүдә үзәгенең «Cинема 5» кинозалында Марат Кәбиров әсәре буенча төшерелгән «Әпипә» беренче музыкаль татар комедиясенең премьера алды күрсәтүе узды. Бу - татарда мюзикл жанрындагы беренче тулы форматлы фильм.

«Әпипә»не күрергә килгән тамашачылар өчен махсус бүләк тә әзерләнгән иде - фильмнан соң алар комедиянең иҗади төркеме белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетә һәм киңәш-теләкләрен җиткерә алдылар.

Очрашуда фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Илшат Рәхимбай, артистлар – Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина катнашты.

«Бу фильмның экранга барып җитүе – ниндидер могҗиза! Татар фильмын зур прокатка чыгару җиңел түгел. Бүген сезнең бирегә килеп, комедияне каравыгыз татар киносәнгатенә өлеш кертү, рәхмәт!» - дип тамашачыларга эндәште Илшат Рәхимбай.

Режиссер сүзләренчә, профессионал булмаган артистлар белән эшләү әллә ни авыр булмаган, ул хәтта җырчы кызларның ара-тирә берьюлы сөйләшә башлауларына да күнеккән. Аның сүзләренә җавап итеп Дилә Нигъмәтуллина: «Без – эстрада җырчылары, кино төшерү белән тәүге тапкыр очраштык. Фильмда төшү шундый авыр. Йокламыйча-ашамыйча гастрольләрдә йөреп, йөз концерт кую берни дә түгел икән» - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова фильм алдына зур бурычлар куйган – ул эстраданың күпмеңле тамашачысын кино залларына алып килергә тиеш. Фильмның «йолдызлы» составы – Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә», «Фәридә-Алсу» кызлары, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиева, Зөлфия Вәлиева – әлеге бурычны үтәүдә ярдәм итәрме - вакыт күрсәтер.

Тамашачыларны комедиянең дәвамы булырмы, дигән сорау кызыксындырды. «Бу сорауга әле төгәл җавап бирә алмыйм, прокаттан соң карарбыз» - диде продюсер Миләүшә Айтуганова.

 


---
Татаркино
№ --- | 12.11.2020
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»