|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2020 Дин
Күз тиюнең төп билгеләреНиятләгән эш килеп чыкмаганда, уңышсызлыкларга очраганда, кайберәүләр җайлы сылтау таба — күз тигән. Бу чынлап та шулаймы соң? Күз тиюнең билгеләре, өшкереп дәвалану турында Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек. — Алмаз хәзрәт, күз тию чынлап та бармы? Кайберәүләр аңа ышанмый. Күз тиюнең билгеләре нинди?
— Күз тиюнең төп билгесе — хәлсезләнү һәм авырый башлау. Кеше чирли, ләкин табиблар сәбәбен ачыклый алмый. Күз тиюнең иң еш очрый торган билгеләре: хәлсезлек, күкрәк кысу, төшенкелеккә бирелү, бернәрсә эшләргә теләмәү, баш авырту, йөз саргаю, ашыйсы килмәү, тәннең һәм аяк-кулларның тирләве, эсселәү яки туңу, йөрәкнең сулкылдап тибүе, бил турысында авырту барлыкка килү, бер сәбәпсез елау, күңелдә курку хисе тою, сабый баланың туктаусыз елавы. Дөрес, болар медицина тарафыннан исбатланган берәр чир билгесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә авыру иң башта табибка мөрәҗәгать итеп, тикшеренергә тиеш.
— Күз тимәсен өчен сабыйның маңгаена иннек сылыйлар, кызыл җеп тагалар. Миләш агачы, бөти күз тиюдән саклыймы?
— Күз тиюдән Аллаһы Тәгалә генә саклый. Ләкин моның өчен һәр көнне биш вакыт намаз укырга, Аллаһка дога кылырга һәм Аны мактап зекер-тәсбихләр әйтеп йөрергә кирәк. Ә бөти, кызыл җеп, миләш агачы, булавка — берсе дә күз тиюдән сакламый. Чынлыкта болар — кеше кулы белән ясалган, бернинди кодрәткә ия булмаган җисемнәр. Әгәр берәр кеше шушы нәрсәләрне файда өмет итеп үзе белән йөртсә, аңа зур гөнаһ языла.
— Күз тиюдән ничек сакланырга?
— Күз тимәсен өчен һәрвакыт Аллаһы Тәгалә белән рухый элемтәдә булырга кирәк. Мәсәлән, һәр көнне тәһарәт алу, биш вакыт намаз, Коръән уку, һәрдаим Аллаһка дога кылу, билгеле бер санда зекер-тәсбих әйтү.
— Күз тисә, үзеңне өшкереп буламы?
— Күз тиюдән дәвалану өчен, Коръән аятьләрен укып, зекер-тәсбих әйтеп һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итеп дәваланып була. Моның өчен өшкерүче янына барырга мөмкин. Шулай ук кеше догалар укып та үз-үзен дәвалый ала. Өшкергән вакытта “Фатыйха”, “Аятел-көрси”, “Әмәнәр-расүлүһ”, “Шәрех”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укырга кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|