поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.11.2020 Шоу-бизнес

Марат Шәйбәков: Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли

Пандемиядән зыян күргән һөнәр ияләре арасында артистлар беренче бишлеккә керәдер, мөгаен. Бу афәт Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны да урап узмаган. Иҗат кешесе бит ул сәхнәдән башка яши алмый. Марат та тамашачыларын сагынуы турында сөйләде.

- Марат, Башкортстанда нинди вәзгыять? Бу афәт сезнең гаиләгә дә кагылдымы?
 
- Башкортстанда бик күп кеше авырый, диләр. Танышлар арасында чирләүчеләр күп. Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли. Безгә килгәндә, атнадан артык ис-тәм тоймау булды. Ләкин температура күзәтелмәде. Ятып чирләмәдек, Аллаһка шөкер.
 
- Соңгы тапкыр кайчан һәм кайда концерт куйдың?
 
- Соңгы тапкыр апрель аенда Нефтекамск шәһәрендә чыгыш ясадым. Шуннан бирле зур шәһәрләрдә җырлаганым юк. Сентябрь аенда авылларда биш концертым булды.
 
- Пандемия аркасында булмый калган концертларыңның язмышы нинди?
 
- Пандемия аркасында бик күп концертлар булмый калды. Билетлар да яхшы сатылган иде. Ул концертлар булыр дип ышанам, халык та билетларны кире тапшырмый, бик көтә. Үзем дә сәхнәне, тамашачымны бик сагындым.
 
- Үзеңнең концерт кую теләгең бармы?
 
- Хәзерге мизгелдә концерт куярга теләгем юк. Күңел китек сыман. Һәркем борчыла. Дуслар, танышлар арасында күпме кеше китеп барды. Шуңа күрә кеше ут йотканда, концертлар куярга теләмим. 
 
- Иҗат белән шөгыльләнәсеңме?
 
- Яңа җырлар яздырасым бар, ләкин ни өчендер күңел тартмый. Бу чирне дошманыңа да күрсәтмәсен. Барыбыз да исән-имин булып яшик. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.
 
- Пандемия дип тормагансың, өй салгансың әле...
 
- Әйе. Пандемия башланганнан бирле, көне-төне өй төзү эшләре белән мәшгуль булдым. Кәбисә елы булгач, быел күченмәскә булдык. Киләсе елга күченербез дип уйлыйм, Аллаһы боерса. 
 
- Бик күп артистлар акчасызлыкка зарлана. Сездә ничегрәк хәлләр?
 
- Аллаһка шөкер, акчабыз бар. Хатыным Ләйсән дә эшли бит әле, эш хакын вакытында түләп баралар. Мин исә әлегә кадәр банкетларда эшләдем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Аллаһка шөкер, ашарыбызга бар. Авылдан ярдәм итеп торалар. Бу юлы әбидән каз-үрдәкләр төяп килдек. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»