поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.11.2020 Җәмгыять

Ләйлә Кәримова белән хушлашу ВАКЫТЫ һәм УРЫНЫ билгеле

Кичә каһарман язучы Фатих Кәримнең кызы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, әтисенең иҗади мирасын бөртекләп җыйган, кадерләп саклаган зыялы шәхес Ләйлә Кәримова бакыйлыкка күчте. Бу хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булды.

11 ноябрьдә аңа 83 яшь тулган булыр иде. 

Ләйлә Кәримова белән хушлашу мәрасиме иртәгә - 8 ноябрь көнне 10.00 сәг 7 нче хастаханәдә булачак (Чуйков ур, 54). 

Ә әлегә аның "Мәдәни җомга" газетасы өчен биргән интервьюдан өзек китерәбез:

— Әтиемне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Аны, нахакка гаепләп, кулга алган вакытта апам Адага – 2 яшь, миңа 1,5 ай гына булган. Әтиемне беренче тапкыр, ул акланып кайткач, 1941 елның 3 декабрендә күрдем. Әмма бу мизгел дә томанлырак булып күз алдыма килеп баса. Гомумән, минем истәлекләрем әнием язулары белән буталды, — дип башлады сүзен Ләйлә ханым. — Без ул вакытта Миславский-Дзержинский урамнары чатындагы йортта яшәдек. Чатнама салкын кыш иде. Урамда гына түгел, өйдә дә бик суык. Шул чактагы туңуларым әле дә онытылмый. Миңа 3-4 яшьләр тирәсе булгандыр, мичкә ягу өчен әни белән бергәләп утын кискәнебезне хәтерлим. Бозланып каткан утын пүләнен, чанага салып, өйгә алып кайта идек. Әмма мичне яккач та, өйгә җылы төшми. Һаман салкын.

Черек күлне чыккач, Дзержинский урамындагы ишегалдында балалар бакчасы бар иде. Әни танышларыбызның ярдәме белән шунда эшкә урнашкан. Аннары Адага, күпмедер вакыттан соң, миңа да балалар бакчасында урын табылган. Безгә кәбестә яфрагы ашатканнарын хәтерлим әле. Соңрак кайсыдыр чит илдән килгән йомырка онын да суга болгатып бирә башладылар. Без биредә ач үлемнән котылганбыз. Әни балалар йоклаган арада, без кайтканчы, өй җылына торсын, дип, мичкә ягып килә иде. Бер көнне әти азат ителеп кайткан булган, әнине каршы йорттагы танышларыбызда көтеп утырган. Шуннан алар бергәләп балалар бакчасына килде. Әнинең хатирәләрендә язылганча, мин шунда яшьтәшләремне: “Әйдәгез, әтиемне күрергә. Минем дә әтием бар бит!” — дип чакырганмын. Әтинең безне циркка алып баруы исемдә калган. Ада белән әтинең кулларын тотып утырдык. Ул кулларның җылысын мин әлегәчә тоям. Әйтерсең, мин әтиемнең кулына тотынып яшим. Ул, билгеле, өйдә озак була алмаган, аны 30 декабрьдә хәрби комиссариатка барган җиреннән алып калганнар. Өйдә торган 3 атнадан артык вакыт эчендә дә ул язучылар белән күрешкән, шулай ук документларын яңарту, паспорт алу, пропискага керү мәшәкатьләре белән йөргән.

Әтием турында нәрсә дә булса белүем белән әниемә рәхмәтлемен. Чөнки ул бар нәрсәне дә теркәп, язып барган. Әтием 4 елдан артык төрмәләрдә михнәт чикте, аннары сугышка китте. Ул өйдә юк, әмма бертуктаусыз әти турында сөйләшү бара, әни һаман аны искә төшерә. Әни, әти лагерьда чакта, аңа хатлар язган. Тик алар берсе дә иясенә тапшырылмаган, әмма әтинең үзеннән кайбер хатлар килеп җиткән. Кайгылы хәбәрне алганнан соң, әни хәсрәтеннән тәмам кара коелды. Ул һаман әтинең хатларын, үзенекеләрен дәфтәргә күчереп утырыр иде. Аннары хатларын архивка сорадылар, әмма бездә күчермәләре калды. Хәзер мин шул язуларны, хатларны укып, ничек яшәвебезне, ничек туклануыбызны, безгә кемнәр килеп йөрүен беләм. “Ләйлә тиктормас һәм бик җитез иде. Ул әтисенә охшаган”, — дип язган әнием бер истәлегендә.
 
Әни – бик тыйнак кеше иде. Ул үскән гаиләдә тәрбиялелек, әдәплелек бик югары бәяләнгән. Ишуковлар нәселе Буа, Сембер шәһәрләрендә тармакланган. Әнием үзе чыгышы белән Буа районының Суыксу авылыннан. Бу нәселнең зыялылыгы, укымышлылыгы ерактан килә. Әниемнең әтисе Гайнетдин Ишуков бик динле, тәртипле гаиләдә туып-үскән Гөлсем Гафаровага өйләнә һәм хәләл җефетен Санкт-Петербургка алып китә, шунда 5 балалары туа. Минем әнием 4 нче бала булып дөньяга килә. Аларның Нева проспектында кибетләре була. Гаилә Октябрь инкыйлабыннан соң Сембер шәһәренә кайтып төпләнә. Әни 15 яшендә Казанга килеп, җир-төзелеш техникумына укырга керә. Анда әтием Фатих Кәрим дә кабул ителгән була. Аның шундук чибәр әниемә күзе төшә. Гомумән, Ишуковлар барысы да зәңгәр күзле, ак йөзле, бөдрә чәчле кешеләр.

Әтием дә укымышлы, динле нәселдән. Алар гаиләдә 11 бала була, төпчеге — әтием. Бу гаилә Башкортстанның Ает авылында яшәгән. Мин еш кына әтиемнең апасына – Уфада гомер итүче Гобәйдә апа янына бара идем. Аның 5 баласы белән бертуганнар кебек якын булдык. Бу нәселдән дә күп кенә билгеле кешеләр, профессорлар, фән докторлары чыккан. Гомумән, Гобәйдә апа сөйләвеннән беләм: Кәримовларның барлык балалары да укымышлы, тәрбияле була. Абыйсы Габдулла (Ярлы Кәрим) үсмер Фатихны үзе белән Казанга алып килә. Озак та үтми, Габдулла абыйны кабат күчерәләр. Ул әтиемне Н.Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырып китә, соңыннан әти, әйткәнемчә, техникумга укырга кабул ителә. Шуннан техникумга, Кадрия белән Фатих өстеннән, янәсе, алар үзләренең үткәннәрен яшерә, берсе — бай гаиләсеннән, икенчесе — мулла баласы, дигән хат-шикаять килә. Әниемне уку йортыннан чыгаралар, ә әтием ничектер эләгеп кала, бәлки аның инде комсомол сафында булуы да ярдәм иткәндер. Әти әнием янына барып йөргән. Ул исә башта беркая да урнаша алмыйча җәфаланган, аннары механика мастерскоена фрезерчы өйрәнчеге булып эшкә кергән. Күптән түгел әниемнең бер дәфтәрен таптым. “Бу хәерчелектән, ачлыктан, шулкадәр начар шартларда яшәүдән бик арыдым”, — дип яза ул. 1929 елда алар өйләнешә. 1935 елда- Ада, 1937 елда мин дөньяга килгәнмен. Яшь гаилә аякка басып, ныгып килә торган бер вакытта, бөтенләй икенче газаплар башланып китә…

Әнием безгә бик таләпчән булды. Мөгаен, без аны бигүк тыңлап та бетермәгәнбездер. Әмма мине бар нәрсәгә дә әнием өйрәтте. Алар үз сөйләмнәренә дә, балалары әйткән гыйбарәләргә дә, аларның кыланмышларына да, гадәтләренә дә, үзләрен кеше алдында тотуларына да һәрвакыт игътибар итә, тыйнак булырга өйрәтә иде. Үзләре дә бернәрсә белән дә мактанмый, гади һәм ярдәмчел иде.

— Әтинең каберен ул һәлак булганнан соң, 11 ел үткәч кенә очраклы рәвештә 2 литвалы таба. Анда 9 кеше җирләнгән. Победа бистәсе янындагы кырда була ул. Аннары каберне Победа бистәсенә күчерделәр. Татарстан Язучылар берлегенә хәбәр иттеләр, һәм без әнием белән, беренче тапкыр әлеге бистәгә 1957 елда бардык. 1969 елда каберне Багратионовски шәһәренә күчергәннәрен ишеттем. Әнием ул вакытта вафат иде инде. Без анда шагыйрь Ренат Харис белән 9 Май бәйрәменә бардык, Калининградка самолет белән очтык. Безне гаҗәеп җылы каршыладылар. Җиңү бәйрәме үзәк мәйданда үтте, анда барлык хәрби частьләр чыккан иде. Аннары Багратионовскидагы чараларда катнаштык. Шулай ук безне Көнчыгыш Пруссия буйлап йөрттеләр, барлык истәлекле урыннарны күрсәттеләр. Шуннан соң мин әтием каберен зыярәт кылырга даими бара башладым. 2007 елда, Багратионовски шәһәренең 50 еллыгына туры китереп, яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Искесе инде 50 ел торган шактый тузган, җимерелә башлаган иде. Яңа һәйкәлгә акча туплауга бөтен өлкә кешеләре диярлек катнашкан. Бу эшне Гыйрфан Бәхтияров атлы бер татар оештырган. Кемдер 100 мең, кемдер 800, 1000 сум тапшырган. Калининградта яшәүче милләттәшебез Фәрит Хафизов үз акчасына сатып алып, кара гранит китереп биргән. Шунда миңа Лариса Борисовна исемле ханым турында сөйләделәр. Ул үз тормышын бик авырлык белән алып бара торган күп балалы ана икән, билгеле инде, акчасы да юк, әмма аның һәйкәлне яңартуга үз өлешен кертәсе килгән. Лариса ханым үз бакчасында яшел тәмләткечләр үстереп саткан һәм акчасын һәйкәл өчен биргән. Без аның белән очраштык. Ул Башкортстанда туган ханым булып чыкты. Обелискны бик тә мәһабәт итеп күтәргәннәр. Уртада бер гранит таш, анда әтиемнең сурәте төшерелгән, кырыенда тагын канат кебек 2 гранит таш. Аларына шагыйрь Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Мин инде әтием белән җирләнгән барлык шәһитләрнең дә исемнәре язылуын теләгән идем, чөнки алар бергә һәлак булган, яугирләрнең каннары кушылган. Шөкер, обелискка барысының да фамилиясе язылган. Соңгы тапкыр без анда 2009 һәм 2010 елларда барып кайттык.
 
Мин гомерем буе, һәртөрле ваклыклардан өстен булырга кирәк, дигән фикер белән яшим. Хәзер инде бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый, кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Ә инде кемдер ялгышкан, начар сүз әйткән икән, аны төзәтү мәслихәт. Әтием дә шундый фикер белән яшәгәндер, дип уйлыйм. Ул бит нинди авырлыклар күреп, лагерьлардан исән калган, салкын диңгез суын йөзеп, ярга чыккан, фронтта гел алгы сызыкта сугышкан, анда үзен чын батыр итеп күрсәткән. Ул мөмкин булмастайны эшли алган. Мин еш кына: “Ул кайдан көч алды икән?” – дип уйлыйм. Әтием үз әсәрләрен канкойгыч сугышлар тынып торган арада, төннәрен иҗат иткән. Шагыйрь Ренат Харис әйткәнчә, һәрвакыт алгы сызыкта сугышып, 150гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язу кебек батырлык бер генә халык әдәбиятендә дә юк. Ул әле кыска вакытлы курслар да тәмамларга өлгергән. Әнигә бер хатында әтием болай яза: “Бүген төнлә “Разведчик язмалары”н тәмамладым. Хәзер мине ничек пьесаны тәмамлап, күчереп язарга, дигән сорау борчый: вакыт юк, кәгазь юк, каләм дә юк”. Әтием әсәрләрен кешеләр йоклаганда язган. 8 ел дәвамында төрмә һәм сугыштан гайре нәрсә күрмәгән кешенең моны булдыра алуы, бер караганда, акылга да сыймый кебек. Сугышның инде тиздән тәмамланачагы да билгеге була, әтием әнигә фронттан һичшиксез исән кайтачагы турында яза. Соңгы вакытта иҗат итә алмаганлыгын, инде башында яңа әсәрләр туып килүен дә әйтә. Ни аяныч, аларны кәгазьгә төшерү язмаган була шул…

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»