поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.11.2020 Шоу-бизнес

ИлСаф кайда югалган булган?

Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр. Татарстанның халык артисты ИлСаф та заманында популяр җырчы иде. Аның “Әбиләр чуагы” җыры әле дә колакта яңгырый. Тик еллар узды, ИлСаф эстрадада сирәк күренә башлады. Ә сәхнә өчен яралган җырчы сәхнәдән башка яши аламы? ИлСафның кабат иҗатка чумып, җырлар яздырып, тамаша залларын җыярга исәбе бар.

- ИлСаф, популярлыкның югалуына нәрсә сәбәпче?
 
- Казанда 7-8 көн рәттән концерт куйган популяр чакларым бар иде. Минемчә, еллар буе эстраданың биек баскычында тору мөмкин түгел. Кемдер анда озаграк тора, ә кемдер бик тиз сүнә.  Аның сәбәпләре төрле: репертуарны дөрес сайлау, коллективны тоту, акчалы булу һәм башкалар. 
 
- Ни өчен репертуарың шактый вакыт яңартылмады? 
 
- Җырлар шактый языла, ләкин аны дөньяга чыгарырга мөмкинлек юк. Менә соңгы арада популярлашып киткән “Алай дип уйламадым” җырын алыйк. Мин аны төрле радио-телевидениегә бирдем. Җыр күпмедер дәрәҗәдә халыкка кереп китте, алай да җитеп бетмәде дип уйлыйм. Җырны чыгару өчен бик күп чыгымнар таләп ителә. Минем исәпләвем буенча, бер җырны чыгару өчен 1 миллион сум акча кирәк. Җырны өч төрле радио һәм телевидениедә ярты ел дәвамында әйләндерсәң, шул чакта җыр халык күңеленә керә алачак.

- “Алай дип уйламадым” җыры халык күңеленә кергәннән соң, ИлСаф тагын туктап калмасмы?
 
- Җиңел рухтагы җырдаң соң, ә мин андыйларны сирәк җырлыйм, салмаграк һәм мәгънәлерәк җыр чыгарырга җыенам. “Бизмәннәр” җырының аранжировкасын Үзбәкстанда ясаттым. Аңа клип төшерәчәкмен. Тукталырга исәп юк.
 
- Синең хакта еш кына “ул бит авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, музыкаль белеме юк” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моңа үпкәлисеңме? Гомумән, җырчы өчен махсус белем кирәкме?
 
- Президентларыбыз Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм бик күп җитәкчеләр укыган Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетында мин дә белем алдым. Төп белемем – инженер-механик. Мин моның белән горурланам. Авыл хуҗалыгы дигәч, сыер койрыгын капшап, ат ялын тарап йөри, дип уйлыйлардыр инде. Чынлыкта, анда төпле белем бирелә. Бу институтны тәмамлаган кешенең фикерләве тар була алмый, шуңа күрә җитәкчеләребез юкка гына аннан чыкмыйдыр. Ә җырчы булу өчен табигатьтән бирелгән сәләткә өстәп, профессиональ белем дә булса, бик әйбәт. Дөрес, мин мәдәният институтында укыдым, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аны тәмамлый алмадым.
 
- Элек-электән концертларыңда яшь кызлар чыгыш ясый. Аларны нинди критерий буенча сайлыйсың?
 
- Талантлы кызлар Гөлнара Габидуллина, Энҗе Шәймурзина, Гөлназ Закирова белән эшләдек. Хәзер Айсылу Габдинова белән хезмәттәшлек итәбез. Һәрберсе белән дуэтлар яздырдык. Критерийга килгәндә, иң беренче чиратта, җырлавына игътибар бирәм. Аннан соң гына фигурасына карыйм, чөнки җырчы сәхнәдә матур күренергә тиеш. 

- Арагызда гайбәт сөйләрләр дип курыкмыйсыңмы?
 
- Юк. Интернет гайбәт белән тулды. Анда дөресе дә, дөрес булмаганы да бар. Әлбәттә, ачу килә, ләкин мин андыйларга җавап бирмим. Кеше үзендә булган начарлыкны чыгара, шуңа күрә алар белән сөйләшергә кирәкми.
 
- Пандемия ни дәрәҗәдә тормышыңа, иҗатыңа тәэсир итте?
 
- Көн тудымы, начар хәбәр килеп ирешә. Сәнгать өлкәсендә дә танылган шәхесләр китеп барды. Инстаграмны ачарга да куркам, берәрсенең фотосурәте күренсә, йөрәк “жу” итеп куя. Вирус миңа физик яктан кагылмады, Аллага шөкер. Мораль яктан да тыныч кабул иттем. Әлбәттә, иҗатка тәэсире сизелде. Җәй көне Сабан туйлары, концертлар булмады. Ноябрь аенда Себер якларында концертларым булырга тиеш иде. Кызганыч, алар булмаячак. Казанда исә гыйнвар башына традицион Яңа ел концертларын планлаштырдык. Дөресен генә әйткәндә, бу – Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Халык азды, ата улны, ана кызны белми торган замана. Акыл сатарга җыенмыйм, дин буенча да белгеч түгел мин, ләкин моны безгә Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбыз өчен сынау итеп җибәргәндер дип уйлыйм. Эпидемияләр җиргә кешенең бозыклыгыннан җибәрелә. 
 
- Син һәрнәрсәдә яхшылыкны күрә белергә кирәк, дисең. Коронавирусның уңай якларын күрдеңме?
 
- Бу коронавирус гаиләнең кадерен ныграк тоярга, хатын һәм ир мөнәсәбәтләрен яңартырга, балалар белән күбрәк аралашырга этәргеч ясады. Гаиләм, әнием, туганнарым, якыннарым исән-сау икән, иң зур бәхет шул. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»