поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.11.2020 Фаҗига

Төркиядә вафат булган Данияр Мөхитов турында якыннары: «Андый кеше бүтән юк»

Азнакайда кайгы. Кем белән генә сөйләшмә – алар елый. Еламаслык түгел –коррекция мәктәбе директоры Данияр Мөхитов әнисен, хатынын, ике улын калдырып Төркиядә ялда вакытта һәлак була. 32 турист утырган катер су асты кыяларына утыра һәм бата. Пассажирларны тиз генә сайлыкка төшерәләр. Тик, кызганыч, Данияр Мөхитовны коткара алмыйлар.

– Бөтен коллектив шок хәлендә. Әле дә күңел ышанмый. Данияр Җәмилович кебек башка кеше юктыр ул. Тырыш җитәкче, коллективны әйдәп баручы кеше иде. Гаиләсендә дә үрнәк булды. Эчмәде, тартмады. Хатыны белән матур яшәделәр. Ике ул үстерәләр иде. Берсенә – 9, икенчесенә 6 яшь, – дип сөйли Азнакай коррекция мәктәбенең директор урынбасары Альбина Солтанова. – Ул һәркемгә җылы сүзен таба белде. Өлкәннәрне дә хөрмәт итте, кечеләрне дә яратты. Быел бөтен ветераннарны үзе йөреп чыкты. Директор мин дип тормады – укытыр иде, урамга хуҗалык эшләрен дә эшләргә чыгып китәр иде. Ишегалдына кадәр себерде. Ялга киткәнче теплицада эшләп йөрде. Үз гомерендә беренче тапкыр уку елы дәверендә ял алды. Күрәчәге йөрткәндер инде…
 
Данияр Мөхитовны әлеге мәктәптә баласы укыган һәр ата-ана хөрмәт иткән. Алар да сөйләгәндә күз яшенә тыгыла.
 
– Бу мәктәпкә биш ел элек килдек. Нишләргә белмибез, баланы монда җибәргәч югалып калдык. Директор безне каршы алып, барысын да аңлатты. Мин җитәкче дип тормый иде. Гади булды. Бар йөрәген балаларга бирә иде. Ә безнекеләр башкаларга ошамаган бит. Шуңа да әле дә улыма берни әйтмәдем. Баламның йөрәген бозасым килми. Барлык әти-әниләр дә кайгыда. Безнең өчен зур югалту бу, – ди улы биредә укучы Наилә Вәлиева.
 
Данияр Мөхитов Азнакайга күчкәнче, Кәкре Елга авылында эшләгән. Биредә бергә эшләгән укытучылар да аның юклыгына ышанмый.
– Аны безгә җибәрделәр. Тарих укытучысы булып килде, аннары завуч иттеләр, озакламый директор булды. Тәвәккәл, тырыш икәнен тиз күреп алдылар. Бик кешелекле иде. Балаларны мәктәптән җибәрү ягын карамады. Язмышларын уйлый иде. Имин булмаган гаиләләрдә үсүчеләр белән дә уртак телне тиз тапты. Һәркемнең хәленә керә иде. Кызганыч, гомере кыска булды, – ди Азнакай районының Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лениза Гарифуллина.
 
Данияр Мөхитовны алыштырган директор Илнур Иммаметдинов аңа бик рәхмәтле икәнен әйтә.
– Бергә эшли алмасак та, ул мине ташламады. Мәктәп эшләре буенча нинди генә сорау туса да, Даниярга мөрәҗәгать иттем. Беркайчан юк димәде. Гел булышып торды. Рәхәт эшләдек. Гаиләсенә сабырлык телим, – ди ул.
 
“Маяк” газетасы редакторы Фәрхәт Шәйхуллов белән Данияр Мөхитов якын дуслар, курсташлар булганнар.
 
– Ике көн гел бер уй белән яшим. Данияр исемнән чыкмый. Бик үкенечле үлем булды. Ул мәктәптә укыганда ук мәдәни чараларда катнашты. Институтта да актив булды. Бик матур итеп балалайка да уйный, оста биюче иде. Аның хакында ни генә әйтсәң дә аз булыр. Үз артыннан матур эзләр калдырган кеше ул, – ди Фәрхәт әфәнде.
 
Иртәгә иртән Төркиядән хатыны, кичке якка Данияр Җәмиловичның гәүдәсе кайтачак. Аны туган авылы Татшуганда җирләячәкләр.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»