|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2020 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән - 2020» гала-концерты узачак31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителәчәк. Фестиваль җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыралачак. Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 12, ә финалга – 6 бала узды. Катнашучыларга, үз осталыкларын күрсәтү өчен, төрле жанрларда иҗат ителгән җырлар башкарырга туры килде.
--- |
Иң күп укылган
|