поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.10.2020 Җәмгыять

Фаҗигадән соң елдан артык хастаханәләрдә ятучы Гөлгенә Сафинага ярдәм кирәк

Киләчәктә югары белем алып, намуслы, чын табиб булырга тели Гөлгенә. Тик бу хыяллар чынга ашмый, кызның гомере бер мизгелдә чәлпәрәмә килә.

Гөлгенә гаиләдә икенче бала. Бик җитез, кыю, ярдәмчел, зирәк була ул. Нәселләрендә табиблар күп булганга, кыз да кешеләрне дәвалау хакында хыяллана. Шуның өчен Чаллыга, медицина көллиятенә укырга керә дә. Киләчәктә югары белем алып, намуслы, чын табиб  булырга тели Гөлгенә. 
 
Тик бу хыяллар чынга ашмый, кызның гомере бер мизгелдә чәлпәрәмә килә. 
 
“Гөлгенә белән фаҗига 2019 елның 30 июнендә килеп чыкты. Ул Чаллыга, 2 июльдә булачак имтиханнарына әзерләнәм дип, ике көн алдан авылдан киткән иде. Рульдә үзебезнең авыл егете Фаяз һәм аның икетуган энесе дә алар белән бер машинада китте. Гөлгенәләр Минзәлә районы Аю авылы яныннан узганда, каршыларына зур тизлектә “Калина” машинасы килеп чыккан. Фаяз урында ук һәлак булган. “Калина” йөртүченең дә гомере шунда ук өзелгән”, - диде Гөлгенәнең әнисе Ланлыш апа. 
 
Һәлакәт хакында  алар күршеләре Рәдис абыйдан белә. Аның балалары Чаллыга бара торган булган, аварияне күреп, шалтыратып хәбәр иткәннәр. 
 
“Бу хәбәрне алгач та, бик курыктым. Һәлакәтнең нәтиҗәсе бик куркынычтыр төсле тоелды. Шулай булды да. Бу бик авыр хәл”, - дип искә ала ул мизгелләрне ана кеше. 
 
Зыян күргән кыз беренче тәүлектә үк бер-бер артлы 4 операция кичерә. 
 
Узган елның 30 июненнән алып Гөлгенә әнисе белән хастаханәләрдә дәвалана. Февраль аенда гына алар 20 көнгә өйләренә кайтып китәләр. Баласының гомерен саклап калу һәм сәламәтлеген торгызу өчен әти-әни кулларыннан килгәннең барысын да эшли. 
 
Хәзерге вакытта Гөлгенә Испаниядә тернәкләнү курслары уза. Баш миенә зыян килгәнлектән, ул кабат сөйләшергә, кашык тотып ашарга өйрәнгән. Мондый очракларда 100 процент тернәкләнү мөмкин түгел, ди табиблар. Шулай да алар өмет өзми. 
 
Таз һәм бот сөякләре тоташып үскәнлектән, кызга кабат операция таләп ителә. Бу исә кабат акча сорый торган эш. Операция өчен табиблар  4378046 сум акча сорый. Тиешле сумманың 3051397 ы  җыелган инде. Гөлгенәнең гаиләсе кызларына ярдәм иткән өчен барлык кешеләргә дә рәхмәт укый. 
 
“Ярдәм итеп торган барлык кешеләргә дә сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә бәхетле тормыш насыйп итсен”, -ди Ландыш апа. 
 
Гөлгенәгә һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр 4276 8620 2168 2101 картасына  (Багауова Ландыш Өлфәт кызы исеменә) акча күчерә ала. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»