поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.10.2020 Шоу-бизнес

Эльвира Хамматова: "Баланы да бүлергә теләп, судка биргәне өчен әрнеп еладым"

Җырчы Эльвира Хамматова эстрадага моннан 16 ел элек “Эрер идем синең кочагыңда”, “Яшьли сөйгән ярым” җырлары белән килеп керде. Тик соңгы елларда ул сәхнәдә сирәк күренде. Сәбәбе — ире белән аерылышу, үзен башка өлкәдә сынап карау...

— Хәзер үзгәрдем, тынычландым. Кабат сәхнәгә чыгасым килә. Бу арада тормышымны тасвирлый торган “Син үзең” дигән җырга клип төшердек, — диде Эльвира.

Эльвира тумышы белән Балык Бистәсе районыннан.

— Әни мине 36 яшендә тапкан, — дип сөйләде Эльвира. — Йөккә узганын белгәч, табаргамы-юкмы, акча җиткереп булырмы, дип уйланган. Бәлки, кыз булыр, дигән өмет өченче бала алып кайтырга этәргән. Мин кечкенә чакта әни еш авырый иде. Озак яши алмам, дип курыккан. Шуңа безне бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Мин мәктәпкә киткәнче 4 сыер савып, сөт аерта идем. Бәйләү серләренә дә әнием төшендерде.
Әнине югалтудан гел куркып яшәгәндә, кинәт әти китеп барды. РКБга әнине хастаханәгә тикшеренергә алып килгән җирдән әтинең хәле начарланды, шул көнне анда яман шеш икәне ачыкланды...
 
Соңгы еллар эзләнүдә узды. Администратор булып та, мәктәптә дә эшләдем. Бәйрәмнәр оештыру агентлыгында да көч куйдым. “Иртән эшкә барып, кич өйгә кайта торган төпле хезмәт урыны тап”, — дип якыннарым гел тәкрарлагач, җыр минеке түгелдер, дигән фикер белән килешеп, сәнгатьтән читләштем.
 
— Иреңнән аерылу да моңа йогынты ясамый калмагандыр?
 
— Әлбәттә! 25 яшемдә, бик яратып, үземнән 4 яшькә кече егеткә кияүгә чыктым. Интернет аша танышып кавыштык. Ике ел үзебез өчен яшәдек. Аннан зур шатлык булып улыбыз Солтан туды. Декрет ялында ирем кайтуга беренче, икенче ашлар, хәтта тортларга хәтле пешерә торган хатынга әйләндем. Тик акча җитми, ипотека түлисе бар. Шуннан иремә концертларда чыгыш ясарга теләвем турында әйттем. Билгеле, ул каршы булды. Юктан да сүзгә килә башлагач, аерылырга карар кылдым.
 
— Бу адымың өчен үкенмәдеңме?
 
— Юк! Бер ел узгач, бик әрнеп еладым. Казандагы концерт алдыннан ипотекага алган фатирны, хәтта баланы да бүлергә теләп, судка биргәне өчен. Андый адым көтмәгән идем.
 
— Буйсынып яши алыр идеңме?
 
— Тормыш дилбегәсен үз кулына алган ир-атка буйсынып буладыр. Мин — артык эмоциональ, көчле хатын-кыз. Сынауларны уза алгач, моңа тагын да ныграк инандым. Хатын-кыз темасына шактый марафоннар үттем. Үз өстемдә күп эшләдем. Шуңа күрә хәзер иремә ачу сакламыйм, киресенчә, мине көчле итүенә рәхмәтлемен.
 
Өйләнешүне ашыктырырга ярамый, озаграк очрашырга кирәк. Мөнәсәбәтләр сыналган, ышанычлы булганда гына тормышыңны ир-ат белән бәйләргә мөмкин.
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.10.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»