поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.10.2020 Дин

Назарәттә мөфти вице-спикер Марат Әхмәтов һәм депутат Айрат Зарипов белән очрашты (ФОТО)

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов булып китте.

Хөрмәтле кунакларны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашуда шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Җитәкчеләрнең эшлекле очрашуы мөфтиятнең татар телендә алып барыла торган проектларын, шулай ук татарлар арасында милли һәм дини үзаңны үстерүгә юнәлтелгән башлангычларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Эшлекле киңәшмәнең нәтиҗәсе булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге аерым эшчәнлек юнәлешләрен хуплау һәм аларны башкаруда ярдәм күрсәтү турында килешүләр тора.

Билгеле булганча, 2020 ел мөфтият тарафыннан Татарстанда Туган тел елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар милли үзенчәлекләрне саклап калу өстенлекле юнәлешләреннән санала, ә Ислам динен тоту шуның бер өлеше булып тора. Татарлар арасында милли һәм дини үзаңны үстерү өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Моннан тыш, мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортлары эше татар телендә алып барыла, шул исәптән республика чикләрендәге эш кәгазьләре һәм эшлекле багланышлары да. Октябрь аеннан Татарстандагы 100 мәчеттә киң күләмдә алты айлык татар теле дәресләре башланып китте. Ә Камил хәзрәт үзе ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссия әгъзасы булып тора.
 
 
Очрашуда мөфтиятнең әлеге эшчәнлеген ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Готыф улы Әхмәтов югары бәйләде. Ул Нәзарәт тарафыннан бихисап эшләр эшләүен әйтте һәм аларны кызыклы дип тапты. Камил хәзрәт кунакларга яхшы сүзләре өчен рәхмәт әйтте һәм “Хозур” Нәшрият йортында чыккан соңгы китапларны, шул исәптә татар күпләп яшәгән төбәкләрдә тарату өчен махсус тираж белән бастырылган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының нөсхәләрен дә бүләк итте. Истәлеккә ул Марат Готыф улына шулай ук Пәйгамбәрнең ﷺ шәҗәрәсе һәм тормыш юлын сыйдырган панно тапшырды. Бер уңайдан мөфти хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең нәшрият эшчәнлеге, “Хозур” нәшрият йорты мәйданчыкларында тормышка ашырылучы татар телле дини медиапректлар – “Хозур” телеканалы, “Азан” радиосы, басма ММЧ һ.б. белән таныштырды. Аерым игътибарны ул darul-kutub.com электрон китапханәсенә һәм мөфтиятнең иске дини-илаһият хезмәтләрен эзләү, өйрәнү һәм цифрлаштыру эшенә юнәлтте. Бүгенге көндә китапханә сайтына теләгән һәркем бушлай куллана алсын өчен 1200 шундый хезмәт куелган.
 
 
Алга таба дин һәм дәүләт эшлеклеләре Диния Нәзарәтенең татар милли үзенчәлекләрне һәм туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге конкрет тәкъдимнәрен карауга күчтеләр. Марат Готыф улы һәм Айрат Ринат улы Камил хәзрәтнең гозер-үтенечләрен һәм теләкләрен дикъкать белән тыңлады һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзерлекләрен күрсәтте. Мисал өчен, аерым алганда, милли мәгариф, Казанда татар-мөселман мәктәбен ачу, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен яңа дәрәҗәдә үстерү, мәчет мәйданчыкларын татар телле проектларны эшләү өчен нәтиҗәлерәк файдалану, darul-kutub.com һәм Википедия кысаларында татар рухи мирасны Интернет челтәрендә популярлаштыру, социаль реклама ясау һ.б. Шушы һәм башка мәсьәләләр буенча җитәкчеләр үзара предметлы килешүләргә ирештеләр. Марат Готыф улы да үз чиратында Татарстан имамнары башкарган татар милли һәм мөселман үзенчәлекләрен саклап калу өлкәсендәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»