|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2020 Мәгариф
Әлмәт мәктәбендә балаларны ашатмау турында мәгълүматны прокуратура тикшерәӘлмәт шәһәренең 21 нче номерлы мәктәбендә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмаулары турындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче хатыннын мөрәҗәгате барлыкка килде. Хатын-кыз 21 нче номерлы мәктәптә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмауларын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, туклану өчен түләү дә гамәлдә калган, дип яза агентлык.
Күзәтчелек ведомствосына билгеле булганча, уку йортында пешекчеләр эштән киткән. Хәзер республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча тикшерү эшләре башланган. Бу мәктәпкә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Игорь Нагаевны җибәргәннәр.
«Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк, шул исәптән гаепле вазыйфаи затларның җаваплылыгы турында мәсьәлә дә хәл ителәчәк», — диде Руслан Галиев.
социаль челтәрдән скриншот
--- |
Иң күп укылган
|