поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
05.10.2020 Дин

«Яшь килен» проекты: никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа сезонын башлап җибәрә. Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. 

 
Быел проектның оффлайн курслары 22 октябрьдә башланачак. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән. Курсларда катнашучыларны 10 очрашу – танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).
 
Онлайн-курслар шулай ук 2020 елның 22 октябрендә башланачак. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Онлайн катнашу үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.
 
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»