|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Адашканнар һәм машинада 15 сәгать бер үк юлдан әйләнеп йөргәннәр
Англиянең Нейсборо шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы пенсионерлар 30 километрлык юлда адашканнар һәм 15 сәгать дәвамында бер урында әйләнеп йөргәннәр. Соңрак аларны юл полициясе хезмәткәрләре туктаткан. 13 сентябрьдә, якшәмбе көнне, 14.00 сәгатьтә 96 яшьлек ир һәм аның 90 яшьлек хатыны йортларыннан 30 километр ераклыктагы трейлерлар (тәгәрмәчләрдәге йортлар) сату буенча компаниягә юл ала.
Юлда алар борылышны бутый һәм адаша. Нәтиҗәдә төн буе бер үк юлдан әйләнеп йөриләр дә йөриләр. Иртәнге 4ләр тирәсендә дүшәмбе көнне юл полициясе хезмәткәрләре трассада сәгатенә акрын гыны китеп барган машинаны күреп кала. Руль артында исерек водитель утырадыр дип, алар машинаны куа китә.
“Үз гомеремдә бу кадәр акрын барган машинаны куган юк иде”, – дип сөйләгән ахырда Төньяк Йоркшир юл полициясе вәкиле.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре пенсионерларны өйләренә кайтарып куя, иргә үзләренең һәм тирә-яктагыларның хәвефсезлеге өчен башкача машина йөртмәскә киңәш итәләр. “Бу водитель 40 минутлык юлга 15 сәгать вакытын сарыф иткән, ә бит вакыйга күңелсез тәмамланырга мөмкин иде”, – диләр полициядә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Globallookpress.com
--- |
Иң күп укылган
|