поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2020 Матбугат

“Башваткыч” тапшыруында яңа алып баручы! Кастингта кемнәр катнашты?

Яңа сезонда «Татарстан Яңа Гасыр» каналының “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы алышына. Әлеге тапшыру эфирда 2011 елдан бирле чыгып килә һәм шул вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар. Ә 3 октябрь экраннарда тамашачыны яңа алып баручы сәламлиячәк!

Кастингта катнашучылар татар дөньясында инде үз исемнәрен булдырган, татар телендә камил сөйләшә һәм алып бару тәҗрибәсе булган шәхесләр: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов. Алар кастинг таләпләре буенча үзләренә бирелгән сценарий белән чыгыш ясадылар!
 
Рафил Җәләлиев, җырчы: “Теләк булганга килдем. “Мин “Башваткыч” тапшыруының алып баручысы булырга тиеш” дип әйтә алмыйм, ул бит читтән караганда тулаем “кәртинкә” килеп чыгарга тиеш. Үземне яхшы алып баручы дип саныймдыр, ә менә кадрдан караганда туры килмәскә мөмкинмен яки киресенчә, мин шушы кадр кешеседер.
 
“Башваткыч” алып баручысы алдан ук кемнәрнең кунак буласын белеп, өйдә әзерләнеп, һәрбер сорауга җавапны белеп, хәтта аны тулыландырып сөйләрлек дәрәҗәдә мәгълүмат туплап килергә тиеш дип уйлыйм. Ул әдәби, матур, милли тапшыру”.
 
Ильмир Ямалов, мәҗлесләр алып баручы: “Миңа 5 ел элек Зөлфәтнең сары пиджәге ошап киткән иде, шуңа бүген дә уңышлы булыр дип шулай киенеп килдем (көлә). Алып баручы булыр өчен, беренчедән, кешене яратырга, икенчедән, дикция яхшы булу һәм матур кыяфәткә ия булу кирәк дип саныйм”.
 
Азат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты: “Мин үзем катнаштым “Башваткыч”та, беренчелекне бирдем. Откан блендер һаман да эшли әле (көлә). Нинди генә тапшыру алып барсаң да, син аның турында тәгаен белергә тиеш. Алайса әңгәмә корганда сорау да, җавап та бирә алмыйсың. Һәм алып баручы җор телле булырга тиеш дип уйлыйм”.
 
Айваз Садыйров, теле-радио алып баручы: “Башваткыч” тапшыруына минем күптән эләгәсе килеп йөри. Монда ике генә юл: тамашачы һәм катнашучы буларак. Программага алып баручы буларак эләгергә булдым. Шуңа менә бу сценарийны өйрәнеп, үземне тәкъдим итеп карасам, зәңгәр экраннардан алып баручы буларак сәлам юллармын дигән өмет бар”.
 
 
Исегезгә төшерәбез, “Башваткыч”ның яңа сезоны 3 октябрь башланып китәчәк! Яңа алып баручы, яңа кунаклар, яңа сораулар белән тамашачыларыбызны телеэкраннарда көтеп калабыз!

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»