|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Ике үсмер югалган: алар ярдәм сорарга өлгергән (ФОТО)Башкортстанда инде икенче тәүлек ике үсмерне эзлиләр. 13 яшьлек Любовь Крашенинникова һәм 12 яшьлек Данил Глимянов 10 сентябрьдә Иглин районының Красный Ключ авылындагы йорттан чыгып китәләр һәм әйләнеп кайтмыйлар. Төнгә таба коткаручыларга балалар югалу турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, дуслар Уфадан Иглинга электричкада килгәннәр, урманга кергәннәр һәм югалганнар.
Шулай да алар туганнарына шалтыратырга өлгергәннәр. Трассадан ерак түгел сазлы урында булулары турында әйткәннәр. “Кызганычка, аларның телефон зарядкасы ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга гына җиткән”, – диләр ведомствода.
Әле балалар югалган урында кинологлар, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, ирекмәннәр эшли.
Үсмерләр турында белүчеләр, аларны күрүчеләр булса, полициягә яки волонтерларга шалтырату сорала. Телефон номерлары: 8-927-969-89-19, 8-800-700-54-52.
Любовь Крашенинникованың билгеләре: буе 157 см, тыгыз тәнле, кара чәчле, күзләре яшел төстә. Ак күлмәк, кара чалбар, карасу-зәңгәр кроссовки кигән.
Данил Глимяновның буе – 160 см, уртача гәүдәле, чәчләре аксыл-коңгырт, күзләре соры-яшел төстә. Малайның нәрсә кигәнлеге билгеле түгел.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: www.bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|