|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2020 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәтхетдинова: "Үбешә белми идем, шуңа качтым!"Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәтхетдинова инстаграмда яшь чагында булган кызыклы вакыйга белән бүлешкән. Җырчыга 16 яшь чагында курше Ютазы районының, Олыяз дигән авылына кунакка барырга туры килгән. Бу тарихны ул болай дип искә ала: "Кунакка иң матур туфлине, өр-яңа күлмәгемне киеп бардым.Туфлине бик яратып алдык,алганда әни 22 сум акчасын җәләмәде, тик "кая гына киярсең инде" генә, диде. Ап-ак, биек үкчәле платформадагы туфлиемне кулымда “алтын кош” тоткандай кутәреп кайттым.Әй матур, биек үкчәле туфли, кыйсы кызның киясе килмәсен?! Билгеле, районга,шәһәргә барганда киеп була инде,авыл урамыннан йөри торган тугел андый матурлык белән. Киттем кунакка! Чыктык клубка! Бер егет озата килде. Капка төбенә кадәр сөйләшеп кайттым. Кайтып җиткәнче теге егет, ошамый башлады. Нигәдер ошамады инде, белмим! Башыма “ничек кереп качарга”, дигән корт керде.
Күп уйлап тормадым,тәти күлмәгем, биек үкчәм белән эскәмиягә менеп бастым да, койма аркылы бакчага сикереп төштем дә ... Егылдым! Егылып кына калмадым,күлмәк итәгемне кире кимәслек итеп ерттым,туфлинең эләктергечен өздем. Утырып елардай хәлдә калдым! Качтым имеш! Итәкле кумәк белән кем койма аша сикерә инде?!
Соңыннан,вакыт узгач,үземә бу кыю эшем бер дә ошамады. Ә ул вакытта,капка төбендә,шул егет белән үбешеп, әкерен генә кереп китсәм,ни була иде инде!? Юк шул,мин бит тыйнак кунак кызы! Ярамый, “лучше” качырга кирәк!
P.S. Үбешә белми идем,шуңа качтым! Миннән кызларга лайфхак”, - дип язган Зәйнәб ханым.
--- |
Иң күп укылган
|