поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.09.2020 Интернет

Декретта утыручы Җәмиләсен Башкортстан һәм Татарстан халкын үз авызына каратып куя белә

Вайннарны алдан әзерләнмичә, тиз генә бшка нәрсә килде, шуны төшерсәң, күпкә кызылырак килеп чыга һәм аларны күбрәк тә ошаталар, ди блогер. Шунысы да кызык – Башкортстанда яшәүче Җәмиләне Татарстанда күбрәк беләләр икән. Эльвинаның үзен урамда танучылар да күп.

Быел да Җәмилә апагыз бәрәңгене берүзе чүпләде бугай. Алырга дигәндә беркем кайтмый, ашарга дигәндә барысына да кирәк. Телефоннан рәхәтләнеп сүкте ул көнне кызларын. Гөмбә җыярга барган иде, анда да бәхетен кәҗә сөзгән. Күрше Фәридәләр инде әллә кайчан җыеп тозлап куйган, ә Җәмилә көне буена бер гөмбә дә таба алмый кайтты. Аның каравы 1 сентябрьдән аның каникуллары башланды – оныклар шәһәргә укырга китте. 
 
Кайсы Җәмилә ул дисездер. Инстаграмдагы инде. Чәчәкле халатларын киеп, чуар яулыкларын бәйләп куеп, авылдагы мәзәк хәлләрне сурәтләгән вайннары шактый лайк җыя аның. Җәмилә уйлап чыгарылган исем. Үзе ул – Уфа шәһәрендә яшәүче татар кызы Эльвина Сибагатова.
 
Блогер Эльвина кечкенәдән сәхнәдә скетчлар уйнап, җырлап-биеп үскән. Театр артисты булу хыялы Стәрлетамак сәнгать техникумының театр бүлегенә китерә. Аны тәмамлаганнан соң, үзенең туган ягы – Бүздәк районында режиссер булып эшли. Анда эшкә кергән мәлендә Салават шәһәренә театрга чакыралар. Әмма әти-әнисенең кызларын ерак җиргә чыгарып җибәрәсе килми, апа-абыйлары янәшәсендә булуын телиләр. Бүздәктә хезмәт хакы аз булгач, вәгъдә ителгән фатир да бирелмәгәч, Уфага китеп бара. Анда кибетләр челтәрендә управляющий булып эшли. 
 
Бүген Эльвина декрет ялында. Ире Илгиз белән бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Аязга – 4 яшь, Айгизәгә – 1 яшь тә 8 ай. Блогер булу хыялы күптән булса да, балалар белән ялда утырганда кызыклы видеолар төшерергә илһам килә. Баштагы вакытларда видеолар төшерә дә аларны бетереп бара. 
 
 
– Йә үзем, йә тавышым ошамый иде. Йә булмаса кызык түгел дип күңел төшә иде. Нәрсә төшерәсен дә белмичә азапландым. Оялу дигән нәрсә дә бар иде. Бер ел тирәсе шулай үтеп тә китте. Яңа елга кергәндә, кабат видеолар төшерә башлаячакмын дип үземә сүз бирдем һәм ныклап тотындым. Аныңча бик күп блогерларның эш алымнарын карап-күзәтеп бардым, – ди Эльвина. 
 
– Җәмилә белән Фатыйх образлары каян килеп чыкты?
– Йөзне үзгәртә торган төрле кушымталарны кулланып карадым. Җәмилә “битлеген” шунда ук ошаттылар. Әле ул вакытта исеме юк иде. Язылучыларым арасында нинди исем килешер икән дип сораштыру үткәрдем. Алар тәкъдим иткән исемнәр арасында күпчелек Җәмиләне сайлады. Гел нәрсәдән булса да канәгать булмыйча зарланып йөри торган хатын образы ул. Фатыйх исемле ире дә бар. Күршеләре Сәкинәттәй дә кадрга эләгә. Видеоларны куймый торсаң, Җәмилә белән Фатыйх кая дип сорап яза башлыйлар. 
 
Блогерның хейтеры булмый калмый. Эльвинага да тискәре фикерләр язучылар бар. Баштарак аларга ияләшергә авыррак булган, кәефе төшеп елап та алгалаган. Хәзер инде бик борчылмый, алар өчен аерым “битлек” киеп, шулай ук вайннар төшерә. 
 
Вайннарны алдан әзерләнмичә, тиз генә бшка нәрсә килде, шуны төшерсәң, күпкә кызылырак килеп чыга һәм аларны күбрәк тә ошаталар, ди блогер. Шунысы да кызык – Башкортстанда яшәүче Җәмиләне Татарстанда күбрәк беләләр икән. Эльвинаның үзен урамда танучылар да күп. Шул Җәмилә аркасында дусларга да баедым, ди ул.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»