|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2020 Язмыш
Һәркемнең үз юлы (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)Рамазан аеның әүвәлге атнасы иде. Гадәтемчә, сәхәр ашаганнан соң йоклап китә алмыйм. Бар белгәннәремне укыштырып, әниемнән калган дисбе төймәләрен санап, тәсбих тартып утырам. Быел да ураза аеның көннәре кыска түгел, таң тиз беленеп, кояш иртәләп чыга. Кояш көнчыгыштан алып көнбатышка чаклы араны үтеп офыкка күмелгәнче әллә ниләр эшләп, әллә ниләр майтарып була. Әллә ниләр диюем шул инде — бер Раббыбызга хәлдән килгәнчә изге гамәлләр кылу: белмәгәнеңне белергә тырышу, белгәнеңне укып багышлау. Тик менә Аллаһым белгәнне бәндәләрдән яшерә алмыйм: соңгы елларда уразаны тиешенчә тулаем калдырмый тота алганым юк. Рамазан аеның башында бер атна, азагында Кадер кичләрен олылап берничә көн тотып калам. Төп “мотор”ның рәте китте, тәмам хәлдән таеп урын өстенә егылам. Гипертония дигән нәрсә тулы куәткә яшәргә мөмкинчелек бирми. Кан басымын уйната, аның да күпчелек өлешен башка куып, колакны, башны шаулата. Менә шуларны даими көйләп тору өчен тиешле даруларны вакытында кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә изге айда фарыз саналган изге гамәлемне өзәргә туры килә.
Бүген әле менә, әйткәнемчә, Рамазан аеның башы гына. Сәхәрдән соң бүлмә түрендәге өстәл башында, тәрәзә янында урамга карап тәсбих тартып утырам. Көн тиз генә ачылыр кебек түгел, тәрәзәгә бәреп яңгыр ява. Өй түрендәге пар ак каенның кәүсәсеннән дә шыбырдап яңгыр тамчылары ага, сыгылмалы ботак чыбыклары салмак җилдә талгын гына тирбәләләр. Мөгаен, алар да Җир анабызны дымга туендыручы, табигатебезнең шакшысын юып алып, бар җиһанга сафлык бирүче Кодрәт иясенә мәдхия укыйлардыр, зикер-тәсбих кылалардыр. Җир анабызның басу-кырларына, урман-болыннарына язгы яңгырдан да шифалы тагын нәрсә бар?.. Әнә, шәһәрнең тынчу һавасы да беренче язгы яңгырлардан соң ничек чистарып, сафланып китте. Яралтучыбызга бу мәрхәмәте өчен ничек шөкерана кылып рәхмәт әйтмисең дә, ничек мәдхия укымыйсың ди!
Шундый уйлар белән, саф һава бүлмәмә дә керсен әле дип тәрәзә форточкасын ачарга күтәрелгән идем, күзем урамда, подъезд астындагы чүплектә казынучы берәүгә төште. Алдан ук әйтеп куям, бу язмамны гайбәт итеп түгел, изге айда, изге көннәрдә гыйбрәт булсын дип язам.
Коеп яуган салкын яңгырда (әле ни дисәң дә салкын бит), яхшы, мәрхәмәтле кеше этен дә чыгармастай көндә, таң тишегеннән кем шулай целлофан капчыкка төренеп, нәрсә эзләнеп йөри икән дип, бу бәндәгә төбәлдем. Янында кул арбасы, аркасында биштәре. Шуны салды да, эчендә актарынып, ниндидер ачкычлар, чүкеч кебек әйберләр чыгарды бу. Берәү кич белән иске диванын чыгарып аткан икән, бу шуның каркасын тоташтырган тимер әйберләрен сүтеп алмакчы була. Таныш “һөнәр иясе” — тимер-томыр җыйнаучы булып чыкты бу. Биштәрен салганда кара капчыгы төшеп киткәч, үзен дә танып алдым: бәй, бу бит күптәнге таныш сакалбай Микула карт! Мин дә бит шулай урамда тимер-томырын да, пыяла шешәсен дә, сыра банкаларын да, кәгазь картонын, целлофанын да җыйнап йөрдем. Пенсиямә өстәмә, өйдә тормаска сәбәп, тәнгә- башка бертөрле дәва дип, кышкы салкыннарда, кар- бураннарда, көзге, бүгенгедәй язгы яңгырлы көннәрдә, җәйге эсселәрдә үзем дә гел шулай урамда булдым бит. Бу хезмәтнең файдасын күрдемме, зыянынмы, әле дә аңлый алмыйм. Тик шунысын тәгаен әйтә алам, тормышта бәрәкәте булмады әлеге һөнәрнең. Чүплектә казынып йөргәндә мине дә менә шулай тәрәзәдән карап кызганып торучысы да, моңа ни җитми икән дип әйтүчеләр дә булгандыр. Кайбер усал теллеләре урамда йөземә бәреп: “Пенсия аласыңдыр бит, ни җитми сиңа, чүплектә казынып йөрисең?” — диделәр. Шәфкатьлеләре дә очрый иде, андыйлары кесәләреннән чыгарып азмы-күпме акча тәкъдим итәләр, сумкаларыннан алып ризык бирмәкче булалар. Дөресен әйтим, кимсенүгә санаудан түгел, сәдака алуның җаваплылыгы күплеген белгәнгә (сәдака бирүченең үзенең генә түгел, әти-әнисенең дә исемнәрен кушып тиешле догаларны шартына китереп укып багышларга кирәк, ә минем моны үтәрлек дини гыйлемем юк), аннан соң мин бит әле бөтенләй сәдака кешесе түгел: йорт-җирсез “бомж”лар кебек урамда яшәмим, шуңа ярдәм итәргә теләүчеләргә: “Сәдакагызны әнә шундыйларга бирегез”, — дип, алмый китә идем.
88 яшьлек, ап-ак сакаллы татар карты йөри шулай ни тели, шуны җыйнап. Күргәнем бар, арба тартып подъезддан-подъездга, йорттан-йортка, урамнан-урамга йөрүче бу картны кызганып, мәрхәмәтле кешеләр машиналарын туктатып, букчаларын ачып акча сузалар. Ала, картым. Ала да, сөенеп үзенең букчасына салып куя. Сакалын селкетеп, иреннәрен кыймылдатып ике кулы белән битен сыпырып куя. Күптәнге таныш, утыз елдан артык урамда инде ул. Менә дигән фатиры бар, үзе сөйләве буенча уллары, кызлары, оныклары исән-имин. Акча кирәктән түгел, өйдә торасы килмәгәнгә урамда йөрим ди. “Мәчеткә йөрсәң күңелеңә, рухыңа тынычлык тапмассыңмы соң?” — дигән идем, мәчет әһелләрен тетеп салды картым. Янәсе, бик нәфеслеләр, гел биреп торганны гына яраталар. “Үзеңә сәдака бирүчеләргә нинди догалар укып багышлыйсың соң?” — дигән идем: “Ике “Әлхәм” белән бер “Колхуалла” тулы “Йәсин”не бәреп ега, менә шул инде аларга дога”, — дип җаваплады.
Ә Микулага килгәндә, ул да бәхетсез җаннардан түгел. Кызганырлык бер җире дә юк. Сиксәннән узса да сәламәтлеге шәп, күңеле көр, шаян, җор телле. Менә дигән фатиры бар. Шахтер буларак утыз меңгә якын пенсия ала. Ни җитмәгән тагын бу адәмгә? Шуларга канәгать булып, үз динеңне тотып, бер Аллаһка гыйбәдәт кылып, тормыштан тәм табып яшә дә яшә бит тыныч кына. Дөрес, карчыгы үлеп китеп ялгыз калган. Аның каравы, балалары, оныклары бар, хәлен белеп торалар. Үзе әйтүенчә, алар әтиләренең болай урамда йөрүенә дә бик ачуланалар икән. Юк, бу карт та башын ялгызлыктан саклап, картлык гамен, бәхетен урамнан эзли. Болай йөрүен үзе дә акча кирәксенүдән, нәфесен тыя алмаудан күрми. Үзе әйтмешли, шулай йөрү инде аның канына сеңгән, гадәтенә әйләнгән, бар юанычны, бәхет-шатлыкны урамнан таба ул. Шулай булмаса, эт чыкмастай яңгырлы, давыллы иртәдә таң тишегеннән урамда чүплекләрдә казынып йөрер идеме?
Христианнарның Пасхасы безнең Рамазан аена туры килде. Микула карт шул бәйрәмнәрен олылап чиркәүләренә барырга уйламый да. Хәер, быел мәчет, чиркәү кебек дин йортлары да ябылды. Вируслы эпидемиядән сакланыйк дип, җыйналышып бер Аллаһка табынуны да чикләделәр. Мәчеткә бик тәкьва картларыбыз да тәрәвих, җомга намазларына йөри алмадылар. Айларыбызны, атна, көннәребезне үзбикләнүгә дучар булып өйләребездә, фатирларыбызда гына дога кылып үткәрдек.
Ә менә Аллаһ фәрманына буйсынмаган алда телгә алынган картларыбыз, илбашы указына да каршы килеп, качып- посып булса да иске гадәтләре буенча урамда “калым” җыйнауларын дәвам иттеләр. Ходай тәкъдире беләнме, ялгышулары нәтиҗәсендәме йортсыз-җирсез калган сукбайларны гаепләп булмый. Тамак тәмугка кертә дигәндәй, көн тудымы, кош-корт, хайван-җәнлекләр кебек ашарга эзләнеп йөриләр. Аларны берни эшләтеп булмый.
Ашын ашаган, яшен яшәгән олы яшьтәге картларның намуслары бер уяныр микән, Алла белсен. Ялгызлыктан каннарына сеңгән бер гадәт булып, ташлый да алмаслар.
Икенче төрле кавем дә бар бит әле. Андыйлары олы яшьтә. Мин белгәннәре генә дә 65-70 яшьтән узганнар. Болары инде чын мәгънәсендә искиткеч кешеләр. Минемчә, алар физик яктан да, психологик яктан да бернәрсәгә бирешми торган тимер организмлылар. Менә шундыйларны табигать тарафыннан хатын-кыз итеп яратылган көчсез затлар дип кара. Гомер буена эш рәте белмәгән, үз тормышын көйли алмаган, башка берәүләргә имгәк булып яшәгән ир-атларны чүпкә түгә торган хатыннар алар. Мин белгән шундый хатыннарның берсе татар, берсе марҗа. Марҗа дигәне иреннән яшьли калып, кызы белән улын ялгызы үстергән. Ире яшьтән үк эчкече. Ул алкашка әйләнгәч, хатын араны өзгән дә, тормыш йөген берүзе тарта башлаган. Икешәр, өчәр эштә эшләгән. Бик авыр туксанынчы елларда да күпләр төшенкелеккә бирелеп нишләргә белмәгәндә, эшсез калганда да изерәп төшеп, күзеннән яшь агызып утырмаган. Көнбагыш киптереп булса да, урамда шуңа өстәп анысын- монысын сатып акча эшләп гаиләсен ачлыктан саклап калган. Менә хәзер дә, 70тән узса да икешәр урында урам себерүче, җыештыручы булып эшли. Көр күңелле, шат рухлы Тоня түтәй үзенә тапшырылган эшне яшьләрдән дә уздырып җиренә җиткереп башкара. “Кайчан картлык ялына чыгасың инде?” — дип сорыйм очрашканда. “Картаерга вакыт юк әле, балаларга, оныкларга булышасы бар”, — дип җаваплый.
Уңганнарның икенчесе татар хатыны. Ул күптән пенсиядә. Берүзе өч-дүрт бина тирәсен җыештыра. Шулар тирәсендәге кәгазь-катыргыларны, пленкаларны да җыйнап, арбасына төяп, кабул итү пунктына илтеп тапшыра. Җитмәсә, бакча да тота. Шул бакчасының яшелчә, җиләк-җимешен урамда сатарга да вакыт таба. “Бар тапканым — балаларга, оныкларга”, — дип сөйли инде ул да.
Бирсә дә бирә бит Ходай кайбер кешеләргә саулык-сәламәтлекне дип, шундыйларга карап гаҗәпләнәм мин. Ни хәл итәсең, бу дөньяга җибәрелгән һәр җан иясе үз миссиясен үтәргә тиештер инде. Ничек кенә булса да.
Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|