|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2010 Дин
"ЯҢА ГАСЫР"ДА ИФТАР18нче августта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе үзенең хезмәткәрләре өчен ифтар оештырды. Соңгы елларда Татарстандагы күп кенә оешмалар изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрен үткәрә. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе дә әлеге изге эштән читтә калмаска булды. 18нче августта компаниянең ашханәсендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының ураза тотучы хезмәткәрләре җыелды. Чарада "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, хаҗилар клубы рәисе Фәрит Мифтахов катнашты.
Мөфти изге Рамазан аеның һәм уразаның һәр мөселман тормышында уйнаган мөһим роле турында сөйләде һәм җөмһүриятебезнең мөселман өммәте тормышын киң һәм төрле яклап яктыртуы өчен компания хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, ифтар мәҗлесләре "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә күркәм бер традициягә әйләнер дигән өметтә торуын белдерде.
|
Иң күп укылган
|