|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Идел елгасында катерда ир-ат һәм 4 бала янып харап була язган (ФОТО)Татарстан транспорт прокуратурасы Казан янында Идел елгасында катерда янгын чыкканнан соң тикшерү эшләре башлаган. Катерда ир-ат һәм аның дүрт баласы булган. Прокуратура хезмәткәрләре судно белән идарә иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Әгәр моңа нигез булса, тиешле чара күрәчәкләр, дип яза Татар-информ.
Катерда кичә кичке бишенчеләр киткәч Локомотив ярымутравы янында янгын чыккан. Ир-ат һәм аның дүрт баласын янгын сүндерү корабы хезмәткәрләре коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, катерга узел һәм механизмнарның төзек булмавы аркасында ут капкан.
Ике малайның бераз тәне пешкән, аларга Республика клиник хастаханәсендә беренче ярдәм күрсәткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|