|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2020 Медицина
Кытайда –дуңгыз гриппы, Монголиядә – чумаЧир афәтләре кешелек дөньясын тынычлыкта калдырырга ашыкмый әле. Әйтик, Кытайда коронавирус артыннан югары пандемик көчкә ия булган грипп вирусының өр-яңа штаммы табылган. Шул ук вакытта Көнбатыш Монголиядә бубон чумасы кабынып китү сәбәпле карантин игълан ителгән. Безгә янәдән күпләп карабодай, бәдрәф кәгазе сатып алырга туры килмәсме? Әлеге сорауга Русиянең әйдәп баручы вирусологларының берсе, Санкт-Петербургның Микробиология һәм эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Семенов ачыклык кертте.
– Әйдәгез, башта чума турында әйтеп китик, – ди эксперт. Р Беренчедән, чума беркая да китмәде. Аның учаклары даими рәвештә табигатьтә саклана. Кайдадыр төрле җәнлекләр – йомраннар, борчалар арасында яши һәм тарала. Бу хәлне махсус институтлар һәм станцияләр күзәтеп тора.
Семенов сүзләренчә, бәхеткә чума эре трассалардан һәм торак пунктлардан читтә, аз халык яши торган урыннарда килеп чыккан. Шуңа күрә, ул чирнең әлегә контрольдән ычкыну куркынычын күрми.
– Дуңгыз гриппына килгәндә, булган штаммнардан җитди аермалар күрмим. Ягъни, мутация булмаячак, – дип раслый галим. – Әлбәттә, дуңгыз гриппының начар үзенчәлекләре бар. Аерым алганда, ул 2009-2010 елларда пандемияне китереп чыгарды. Тик пандемия күпмедер дәрәҗәдә кешелек өчен файда да китерде: хәзер галимнәр дуңгыз гриппы турында шактый нәрсә беләләр һәм табибларда кирәкле дарулар, вакциналар бар.
--- |
Иң күп укылган
|