|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Энә йотып үлә язганТегүче һөнәренә укып йөрүче 18 яшьлек кыз ялгыш энә йоткан. Барыгызның да күргәне бардыр инде: киемне теккәндә яки кыскартканда, тегүчеләр япон булавкасы дип аталучы энәләр куллана. Бу кыз да үзенең пинжәген яңача итеп үзгәртеп тегәргә ниятләгәндә, шулардан файдаланган. Эш барышында, ике кулында да әйбер булу сәбәпле, энәнең берсен авызына кабып торган. Һәм ялгыш йотып җибәргән!
Интернеттан ашказаныннан энә үзе дә чыгарга мөмкин дигән мәгълүматларны укып, кыз тиз генә дәваханәгә бармаган. Тик эче бик нык авырта башлагач, табибларга күренми хәле калмаган. Ә алар: "Аз гына соңга калган булсаң, без сине коткара алмас та идек", - дигән.
Энәнең кадалган төгәл урынын томография ярдәмендә ачыклап, кызга тиз арада операция ясаганнар. Бүген пациент савыгуга табан бара. Бу хәл Мәскәү янындагы Ивантеевка шәһәрендә шушы көннәрдә булган.
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|