|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2020 Җәмгыять
Татар абые “чмо” икәннәрен бернинди җәнҗалсыз аңлатып бирдеАзык-төлек алырга “Ашан” кибетенә йөрибез. Уңайлы, әйбәт кибет. Европача. Шулай беркөнне бардык та, хатыным кибеткә кереп китте, мин машинамда утырып калдым. Һәрвакыттагыча машиналар бик күп, куярга урыннар юк диярлек. Минем каршыдагы рәттә бер иномарка тора. Машинаның арттагы урындыгында өч яшь-җилкенчәк каты тавыш белән музыка тыңлап утыралар, тавышка колаклар тонарлык. Беркем дә кисәтү ясарга җыенмый. Шулвакыт боларның яннарында торган машина китеп барды да, аның урынына бер “Нива” килеп басты. Машинадан урта яшьләрдәге, таза гына гәүдәле бер кеше чыгып, ишеген ябарга өлгермәде, теге егетләр сикереп чыктылар да: “Убери машину, а то у нас дверь водителя не откроется!” – дип кычкырдылар. Бу кеше сабыр гына, татарча: “Минем ишек ачылырга урын җитте бит, сезнекенә дә җитә, аннан соң, сез машинагызны кыек куйгансыз, турылап, дөрес куегыз, менә мин куйган кебек һәм утырыгыз тынычлап”, – диде, “ноль проблем” дип тә өстәпКкуйды. Тегеләрнең тыңларга исәпләре дә юк: “Убери машину, чмо, а то плохо будет!” – дип әтәчләнделәр. “Нива” хуҗасы тагын сабыр гына: “Ярар, сезнеңчә булсын”, – диде дә, машинасының буферыннан күтәреп ярты метр диярлек кырыйгарак күчерде дә куйды. Тегеләрнең күзләре шар булып, “Ой, абзый, извини”, – дип, тиз генә машиналарына кереп постылар. Музыкалары да туктады. Абзый бер сүз дә әйтмичә, салмак кына атлап кибеткә таба юнәлде.
Йа, хода, биргәнсең икән татар кешесенә түземлек, сабырлык та дип, хурлану катыш горурлану хисләре белән бу ир-егетнең артыннан озак кына карап калдым. Берничә минут кына булса да барган шушы тамаша уйланырга, ниндидер нәтиҗәләр ясарга этәрде. Бу кеше сабыр, көчле генә түгел, ә акыл иясе дә икән бит дип уйлап куйдым, чөнки бер бармагы белән өчесен дә бәреп егарлык көче барында, ул аларны тыныч кына урыннарына утыртты, аларга үзләренең “чмо” икәннәрен бернинди җәнҗалсыз аңлатып бирде.
Юк, монда хурланырга кирәкми, ә горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, тынычландым шикелле.
Ә барыбер баштан уйлар китми. Ә алар “чмо” икәннәрен аңладылармы соң? Бәлки бу тамаша горурлык түгел, ә кимсетүләргә күнеккән татар халкының холык-фигылендәгеКбер күренеше генәдер? Уйлар, уйлар... Уйлар еракларга, тарихларга алып кереп китте...
Әйе, мәрхүм Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, утырып уйлар уйларлык итте бу кечкенә генә тамаша.
Х.ГАЗИЕВ. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|