поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.08.2020 Киңәш-табыш

Киенә белсәң, коронавирус та куркыныч түгел

Күптән түгел генә интернетта бер мәгълүматка тап булдым. Киҗе-мамык тукыма коронавирустан иң нык саклаучы икән. Англия һәм Канада галимнәре төрле тәҗрибәләр уздырып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Элек Җир шары Кояш тирәсендә әйләнгән булса, бүген 7 миллиард ярым кешесе белән шул яңа вирус – “таҗлы Кытай кунагы” тирәсендә әйләнә бугай. Шуңадыр инде, бик күпләрне эшсез, көчсез, хәтта гомерсез дә калдырган бу чорыбыз зәхмәте турында теләсә нинди яңалык игътибарсыз калмый бүген.

Кешелек тә кул кушырып утырмый. Бөтендөнья галимнәре шул чиргә каршы көрәшә. Берәүләре вакцина эзләп табарга тырышса, икенчеләре аның “холык-фигылен” ныклап өйрәнеп, котылу юлларын эзли. Күптән түгел генә интернетта бер мәгълүматка тап булдым. Киҗе-мамык тукыма коронавирустан иң нык саклаучы икән.

Англия һәм Канада галимнәре төрле тәҗрибәләр уздырып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр. 100 процент киҗе-мамык тукымада бу вирус бернинди эшкәртмичә дә бер тәүлек дигәндә үзе дә таралып юкка чыгып бетә, ди имеш. Әйтик джинсаны шкафка тыгып куеп, бер тәүлектән соң алсаң, ул бернинди дә куркыныч тудырмый башлый икән. Мамыктан ясалган футболканы өч кат кисәң, ул медицина костюмы шикелле үк саклый, ике кат мамык тукымадан ясалган битлек барлык вирусның 80-90 процентын үзендә тотып кала дип язылган. Бу вирусның максатының безне кешеләрне табигатькә якынайту булуын алданрак та аңлаган идек инде.

Монысы да шулай булып чыга бугай. Интернеттагы хәбәрләрнең барысына да ышанырга ярамаганын яхшы белсәм дә ( бик еш кына чыныннан бигрәк ялганы күбәрәк була) монысына ышанасы килә бит, җәмәгать. Утырып ныклап уйлап карасаң, чынлап та, шулай түгелме икән? Джинсы киемнәр кияргә яраткан яшьләребезнең бу чиргә бигүк бирешмәүләре дә иммунитет ныклыгы белән генә аңлатылмыйдыр, бәлки. 

Әби-бабайлар да киндер ыштан, күлмәк киеп үскән. Без дә киемнең этикеткасында 100 процент мамык дигәнен алырга тырышабыз. Кыйммәт булса да, сыйфатлырак. Тәнне дә кычыттырмый. Кызартып аллергия дә ясамый. Хәзер тагын да игътибарлырак булырбыз инде. Аннары җәй үтеп, ефәк, нейлонның да вакыты бетеп бара. Көзге яңгырлы көннәрдә иң җайлы, иң җылы кием киҗе-мамык тукымадан тегелгәне. Шуларны киеп йөри башлагач, Аллаһ кушып, кешелекнең котын алган бу чир дә юкка чыкмасмы әле?! Өметсез шайтан гына диләр, бит.

Фото: пиксабай

 

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»