поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.08.2020 Шоу-бизнес

Гүзәлем: «Өйдә утыра торган хатын-кыз түгел мин»

“Ник син яулык бәйләдең?”, “Ник җырлыйсың?” “Мәдинәгә ничә яшь?” “Ә моны кайдан алдыгыз?” инстаграмда ул күпчелек менә шул сорауларга җавап бирә. Салаватның сөекле хатыны, Мәдинәнең яраткан әнисе, татар эстрадасының танылган җырчы-блогерларының берсе – Гүзәлем белән аралаштык. Җырчының нинди яңалыклары бар соң?

– Хәзерге вакытта нишлисез, кайда сез?
 
- Казанда, яңа җырым “Бас әле”гә клип төшерергә әзерләнәбез. Клипны бер көндә дә төшереп була. Ләкин аңа әзерлек —  локацияләр табу, образны әзерләү берничә көнгә сузыла. Салават бу мәсьәләгә бик җитди карый. Авылда биючеләр белән төшерәчәкбез. Күңелле килеп чыгарга тиеш,  карамый калмагыз.
 
  – «Гүзәлем» кибетләре тулы көчкә эшли башладымы?
 
- Әйе, кибетләр барлык шәһәрләрдә дә ачылды. Бар тәлапләрне үтәп,  саклану чараларын тиешенчә башкарып эшлибез. Сатучылар белән аралашып, аңлатып, хәлләрен белеп торабыз.
 
– Коронавирус белән бәйле чикләүләр вакытын ничек уздырдыгыз? Эш булдымы?
 
- Концертлар, тамашалар булмагач иҗат эше бераз тукталып торды. Ә менә бизнес ягыннан онлайн форматка күчеп отышка да чыктык әле. Кешеләр онлайн гына алуга күчте, ияләштеләр дә. Хәзер кибетләр ачылса да онлайн заказлар күбрәк. Шуңа сайт ясыйбыз, Россиянең барлык төбәкләрендә дә алу мөмкинлеге булачак. Ә иҗатка килгәндә, яңа җырлар әзерләдек. “Җаным-җанашым” клибының монтажын эшләдек. Гомумән, бу чикләүләрнең уңай якларын да тойдык без.
 
– Сторисларыңнан күренгәнчә син күпчелек өйдә, ялкытмыймы?
 
- Өйдә вакытта сторислар күбрәк төшерелә шуңа шулай кебек ул (көлә). Бизнес буенча йөрергә кирәк була, аларның 70-80 проценты сториска эләкми. Язылучыларыма өйдә нишләвем, кайдан нәрсә алуым кызыграк бит шуңа ул вакытта сторислар күбәя. Ике көн өйдә генә булырга туры килсә, каядыр барып, нәрсәдер эшлисе килә башлый. Өйдә утыра торган хатын-кыз түгел мин. Ә болай өйдә ятмыйм, эшебез андый түгел, гел хәрәкәттә булырга кирәк.
 
– Көн тәртибең ничегрәк синең? 
 
Көн саен төрлечә. Гадәттә, Салават иртәнге ашлар әзерләп, 7дә чыгып китә, ул ишекне ябуга Мәдинә белән без уянабыз. Тәмләп ашыйбыз, җыештырам, ашарга пешерәм, Мәдинә миңа «булышып» йөри, аның белән уйнап алабыз. Анна соң кич кенә әтисе кайта. Көннең ничек узганын сөйләшеп, кичке аш ашыйбыз. Ә инде иҗат белән бәйле эшләр, проблемалар булса, бергә хәл итәбез.
 
–  Көн саен ашарга пешерәсеңме?
 
- Өйдә торсам, пешерәм. Инсатаграмда рецептлар белән дә бүлешәм. Көн дә пешерергә теләгем юк. Ә пешерсәм, чын күңелдән, рәхәтләнеп пешерәм.
 
– Салаватның яратмаган ризыгы бармы? Нәрсә ашамый?
 
Мин пешергәннең барысын да ашый. Беркайчан да “Мин моны ашамыйм, пешермә”, “Миңа бу ошамый” дип әйткәне дә булмады.
 
– Ир буларак Салават нинди ул?
 
Бик яхшы (көлә). Аллага шөкер 7 ел бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез. Алга таба да шулай булсын.
 
– Аның нинди сыйфаты аеруча ошый?
 
- Хатын-кызга булган мөнәсәбәте. Ул миңа гел матур сүзләр әйтеп тора, канатландырып җибәрә. Мин аның янында дөньядагы иң матур хатын (көлә). Ул мине шулай күргәнгә үземне патшабикә кебек хис итәм. Салават миңа шул рәвешле үз-үземә ышаныч һәм көч бирә. Андый сүзләр ишеткәч тагын да матурланасың бит. Әллә нинди бүләкләр ясый, көтмәгәндә чәчәкләр күтәреп кайта. Аның миңа тавыш күтәргәне, ничек тә булса кимсеткәне юк. Аллага шөкер шушы көнгә җитеп талашканыбыз да юк. Тышкы кыяфәтем һәм эчке халәтемнең шундый булуында Салаватның да өлеше зур. Әти-әнисенә шундый тәрбия биргәннәр өчен зур рәхмәт!
 
– Хатын-кыз тормышында иң мөһим урынны кем яки нәрсә яулый? 
 
- Мәхәббәт. Ир һәм гаилә хатын-кыз тормышында иң мөһиме. Мин моны гел әйтеп киләм: хатын-кыз тормышында ир беренче урында булырга тиеш, аннан соң гына балалар һәм эш. Бала тапкач та мин бу сүзләремнән кире кайтмадым. Балалар үсә дә чыгып китә, ә ирләр янда кала, шуңа күрә ирләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу мөһим.  Балага нык игътибар биреп, гел бала дип яшәсәң, аның иркә булып үсүе дә бар. Үскәч тә синнән ярдәм өмет итеп шәхес буларак формалашмый калуы мөмкин.
 
– Мәдинәгә ничә яшь инде?
 
- 1 яшь тә 7 ай. Үсәбез. Хәзер тагын да активлашты.

– Холкы, кыяфәте белән күбрәк кемгә охшаган?
 
- Ул безнең гаиләдәге бөтен кешегә дә охшаган (көлә). Әтисенә дә, миңа да, туганнарга да – беркем читтә калмаган. Җырларга, биергә ярата. Безнең җырларны тыңлый, сәхнә артында безгә кул чабып тора. Эшебезне, кәефебезне аңлый, үскән саен күбрәк игътибар тәлап итә.
 
– Инстаграмда аның белән фото-видеолар еш урнаштырасыз, күз тиюдән курыкмыйсызмы?
 
- Бу хакта уйламаска тырышам. Күз тию әти-әниләрдән диләр бит. Инстаграмда мин чын күңелдән үзебезнең шатлыклы мизгелләр белән бүлешәм. Кеше аңа сокланып кына карыйдыр дигән өметтә.
 
– Инстаграмыгызны көненә ничә кеше карый?
 
- Миңа 170 меңнән артык кеше язылган. Сторисларны көненә 40-45 мең кеше, ә кызыклы видеоларны 80-90 мең кеше карый.
 
–Танылган кеше булу авырмы?
 
- Авыр түгел. Мин бәләкәй чактан ук сәхнә турында хыялландым. Балачактан ук танылган кеше буласым килә иде. Матурлык өләшү, кешеләргә ниндидер файда китерергә теләдем. Үземнән соң ниндидер яхшылык – үрнәк алырлык әйбер булсын дип тырышам. Җырларыбыз, гамәлләребезнең мәгънәле булуын телим.
 
– Начар комментарийлар укып кәефегез кырыламы?
 
- Кайбер чакта кәеф төшә. Башта һәрберсенә җавап та яза идем. Соңрак мин бөтен кешегә дә ошый алмавымны аңладым, игътибар итмәскә өйрәндем. Сөйләсеннәр. Кемдер минем намазга басуыма сокланып карады, ә кайберәүләр: “Син болай дөрес эшләмисең!” — дип язды.
 
– Виртуаль тормыш үзенә «йотудан» курыкмыйсызмы?
 
- Юк. Заманасы шундый бит аның. Бөтен эш телефон, интернет белән бәйле. Мин хәзер инстаграмда күбрәк эш буенча утырам. Минем клиентларым инстаграмымннан килгән кешеләр. Йотамы ул, йотмыймы, белмим, ләкин ул безнең яшәеш инде. Йота дип инстаграмны да ташлый алмыйм,  танылган кешеләргә исем өстендә эшләргә ярдәм итә ул.
 

Лиана МӘРДАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»