поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.08.2020 Шоу-бизнес

Алсу Хәбибуллина: "Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнмим. Башка керемем бар"

"Кермә, бәгърем, кермә төшләремә”, “Хуш инде мәңгегә димә тик”, “Ике ярда ике ялгыз” һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина сәхнәгә сагындырып кына чыга. Хәзерге вакытта ул тамашачысына яңалык әзерли. Бу хакта Алсу белән аралаштык.

- Җәйләрең ничек уза, Алсу?

- Туган ягым Әтнәдә җиләк җыйдык, рәхәтләнеп су коендык. Себерке әзерләдек. Күбрәк әти-әни янына кайтырга тырышам. Шул арада Казанга килеп иҗат итәм. Менә хәзер яңа җырлар яздырырырга йөрим. 

- Алсу, яңа клип төшергәнсең икән. Нәрсә турында ул? Кайчан дөнья күрәчәк?

- Беренчедән, быел июнь аенда “Әтием” исемле җырыма төшерелгән клибым чыкты. Аны кыш көне төшерә башлаган идек, июнь аена әзер булды. Икенчедән, пандемия вакытында “Кайтмый узганы” исемле җырыма клип төшердек. Ул тормыш турында. Атка утырып җырлап төштем. Башта шүрләтте, ахырдан ияләштем. Ат елында тугангамы, атларны бик яратам. Телевизор экраннарына ай ахырында чыгачак, Алла боерса. Иҗат итмичә булмый бит, озак күренми торсаң, халык югалта.

- Чынлап та, югалттык сине Алсу. Халык югалтмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

- Халык югалтмасын өчен ижатта булырга кирәк дип уйлыйм. Ләкин халыкны ялыктырырга да ярамый.

- Сине еш тәнкыйтьлиләрме? Тискәре фикерне ничек кабул итәсең?

- Соңгы вакытта Инстаграмда яза башладылар. Клип төшергәндә, күлмәктән суга кергән идем, “купальник алырга да акчасы юк мескеннең” дип язганнар. Беләсеңме, исем дә китми! Андыйлар белән вакланып тормыйм. Сөйләсеннәр, димәк, кызыксыналар. 

- Кызың Эльвинага ничә яшь? Аның җыр-моңга сәләте юкмы?

- 19 яшь тула, Алла боерса. Ул финанс институтында белем ала. Инглиз һәм рус телләрендә җырларга ярата. Көйләрен һәм сүзләрен үзе яза. Иҗат җимешләре бер җыентык чыгарырлык булды. Биюгә дә сәләте бар, озак вакыт “Тодес”ка йөрде. 

- Күп кенә артистлар челтәрле бизнеска кереп китте. Син ничек көн күрәсең?

- Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнмим. Башка керемем бар. 

- Акча тота беләсеңме?

- Җыйган акча тормый миндә, чыгып бетә. 

- Алсу, Казан дәүләт мәдәният институтында да укытасың бит әле. Син укыткан яшьләр арасында хәзер сәхнәдә җырлаучылар бармы?

- Быел Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина укып чыкты. 

- Сәхнәне чүп басты. Синең укучыларың арасында андый “йолдыз”лар бармы?

- Булгалый. Әмма талантлылары күбрәк.

- Үзең белән булган берәр кызык хәл турында сөйлә әле. 

- Казанга укырга килгәч, 4 айлап әнинең апаларында яшәдем. Ул вакытта Рәсим Низамов төркемендә җырлап йөргән чаклар. Ләкин минем аерым яшисем килде. 400 сум акча алдым да, Фучик урамында фатир “снимать” итәргә чыгып киттем. Автобуста барганда, сумкамдагы акча янчыгымнан шул 400 сум акчамны урладылар. Бу 1996 еллар иде. Шуннан бирле 10 еллап акча янчыгын сумкада йөртмәдем.

- Алсу, син минем өчен серле йомгак. Кайчан гаилә хәлең турында сөйләшербез икән?

- Тиздән сөйләрмен, әлегә иртәрәк.  

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»