поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.08.2020 Медицина

Табиб булу җиңел түгел — акча кирәк. Уку күпмегә төшә?

Хәзерге чор матбугат чараларында дөнья күргән язмаларда һаман да булса элеккеге тормышыбызны сагынып язабыз шикелле. Әмма киләчәк турында да уйланырга кирәктер. Авыл нишләр, җирләр кем кулына күчеп бетәр? Промышленностьта, төзелештә кемнәр эшләр? Белем бирү тармагында ниләр майтарырлар?

Сәламәтлек саклау өлкәсендә алга китеш булырмы, соңгы елларда бер-бер артлы барлыкка килгән яңа авырулардан безне ни рәвешле саклап калырлар? Балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәктә нинди тормышта яшәрләр? Олигархларыбыздан, депутатлардан ни көтәргә?
 
Кыскасы, сорауларның иге-чиге юк кебек. Ә гражданнарыбыз ваемсыз, бүгенге көн белән генә яшәү тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Янәсе, нигә әле тумаган иртәгәге тормыш турында баш ватарга. Ә бит ил тормышының киләчәге бүгенге яшь буынга бәйле булачак. Мәктәп тәмамлаган яшьләрнең белгечлек алулары хәзерге чорның иң җитди проблемаларының берсе. Быелгы коронавирус афәте беренче чиратта сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләрне генә түгел, шул белгечлеккә укырга ниятләгән яшьләрне дә уйланырга мәҗбүр иткәндер мөгаен. Ә бит табиблыкка уку озак һәм авыр булу өстенә, укыган өчен саллы гына акчалар түләргә туры килә. Мин инде кызыксынып китеп, Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә теләүчеләрнең еллык уку өчен күпме акча түләячәкләрен интернеттагы мәгълүматлардан карап чыктым. Табиб белгечлеге алу җиңел түгел икән шул, беренче чиратта уку өчен түләргә зур суммалардагы акча кирәк. Мәсәлән, дәвалау эше буенча укыйсың килсә, бер елга 187 686 сум түлисе. Медицина биофизикасы һәм биохимия белгечлегенә уку 190 293 сумга төшә. Балалар табиблыгына укыган өчен 151 192 сум түлисе. Стоматолог булырга җыенганнар 187 686 сум түлиләр. Фармацевт белгечлеге генә бераз очсызрак, нибары 141 109 сум гына. Менә шушы суммаларны 6 елга тапкырлагыз, яшәү урыны өчен түләүләрне, транспорт, киенү, ашау-эчү, уку-язу әсбаблары, ноутбук сатып-алу ише кирәк-ярак чыгымнарын кушыгыз — коточкыч сумма килеп чыгар. Гади генә хезмәт хакына яшәгән бер генә ата-ана да бу чыгымнарны күтәрә алмаячак. Дөрес, шомарак кешеләр сәламәтлек саклау учреждениеләре аша балаларын табиблык бел­гечлегенә бюджет акчалары исәбенә укытуны хәл итәргә мөмкиннәр. Андый мөмкинчелеге булмаганнарга исә уку өчен үз кесәләреннән чыгарып түләргә туры киләчәк.
 
Әмма, әйткәнемчә, быелгы коронавирус афәте кешеләрнең уй-фикеренә тәэсир итми калмады. Кайсы гына яшь кеше миллион сумнар түгеп укып, әнә шундый чирләр белән көрәшергә җөрьәт итәр икән? Акчалы кешеләрнең балалары укырлар да, табиб белгечлеге дә алып чыгарлар, тик алар чирлеләрне дәвалау белән шө­гыльләнеп ятарлар микән? Бүгенге көндә дә табиблар җитми диләр, ә киләчәктә нәрсә булыр? Менә шуларны уйлыйм әле мин: чакырткан ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарында эшләргә медперсонал булмаса, операция өс­тәле янында хирург әзер тормаса нишләрбез? Табиб белгечлегенә дәүләт хисабына укытуны кем хәл итәр? Алдагысын кем белгән дип кенә яшәп булмый бит, киләчәк турында да бераз уйланмый булмый, илнең иминлеге, яшәеше беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле ич.
Фото: пиксабай
 

Җәүдәт ХАРИСОВ.Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»