|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2020 Криминал
Бала үлемендә күкләр гаеплеме?Башкортстанда Бөредә бала үлеме факты буенча гаепләнүчеләр үз гаебен танымый. Бер ел элек балалар лагеренда 15 яшьлек Максим Марков өстенә металл флагшток килеп төшкән иде. Үсмер шул урында һәлак булды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - учреждение җитәкчелеге вәкилләре. Кичә эш буенча чираттагы утырыш узды. Бала ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган. Ата-анасы фикеренчә, гаеплеләр әлегә кадәр иректә. Ул гына да түгел, үсмер беренче хезмәт хакы алырга өлгермәгән, әти-әниләре аны суд аша гына алган. Максим, башка үсмерләр кебек үк, килешүсез эшләгән. Учреждение җитәкчелегенә фаҗигадән соң 10 мең сум күләмендә штраф салынган. Марковлар гаиләсе белән лагерь хезмәткәрләре бер тапкыр, малайның үлеменнән соң икенче көнне генә элемтәгә чыккан.
"Гафу итегез, моңа ниндидер югары көчләр сәбәпче. Әйдәгез, бер-беребезнең тормышын бозмыйк", диде лагерь җитәкчесе. Миңа ниндидер конверт тәкъдим итте. Белмим, анда ни булгандыр. «Миңа сездән берни дә кирәкми», дидем", - ди баланың әнисе.
Бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. «Чайка» лагере җитәкчесе хезмәтне саклау таләпләрен бозуда гаепләнә. Директор урынбасары - саксызлык аркасында үлемгә китергән гамьсезлектә. Бу инде өченче утырыш. Эштә балигъ булмаган күпсанлы шаһитлар да катнаша.
Әгәр җитәкчелекнең гаебе исбатланса, аларга реаль төрмә срогы яный. Баланы кире кайтарып булмый, әмма Максимның әти-әниләре аларның фаҗигасе башка гаиләләрдә кабатланмасын өчен бу эштә ахыргача барырга ниятли.
Фото: bashnews.ru
--- |
Иң күп укылган
|