поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.08.2020 Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәпләрдә дистанцион укыту дәвам итәчәкме

Коронавирус пандемиясе чорында ата-аналарга да, балаларга да җиңел булмады. Күпчелек мәктәпкә кайтуны көтә, ләкин ул ничек булыр? Азатлык бу уңайдан соңгы мәгълүматларны туплады һәм пандемия чорында мәктәптә уку шартларына кагылышлы төрле киңәшләрне, шул исәптән UNICEF тәкъдимнәрен барлады.

 Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда мәктәп укучылары саны 16,5 меңнән артып киткән, шул ук вакытта мәктәпләр саны елдан ел кими: 2019 елда аларның саны 42 меңнән 41,3 меңгә калган. Татарстанда 2019 елда укучылар саны 433 599 мең булган, Башкортстанда — 488 мең.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләр гадәттәгечә эшли башлаячак дип ышандырды, әмма барысы да төбәктәге вазгыятьтән торачак: бу уңайдан төбәкләр башлыклары 20 августка кадәр ачыклык кертергә тиеш. Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хажин укучылар һәм укытучылар "оффлайн" мәктәпләргә кайтыр дип ышана. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да шундыйрак фикердә.
 
Укучыларны һәм ата-аналарны 2020 елның 1 сентябреннән дистанцион укыту дәвам итәчәкме дигән сорау борчый.
 
2020 елның июнь башына 70тән артык ил мәктәпләрен янә ачу турында игълан итте һәм йөзләрчә миллион бала уку елының соңгы атналарында мәктәпләргә кайта алды.
 
Дөнья буйлап вазгыятьнең катлаулы һәм проблемнарның төрле булуын исәпкә алганда, мәктәпләрне ачу планнары төрле илләрдә төрлечә. Карарларны гадәттә җирле хакимият белән киңәшеп хөкүмәтләр кабул итә. Алар илдәге авырулар санын, белем алуның файдасын һәм шул ук вакытта ихтимал куркынычларны исәпкә алырга тиеш. Әлеге карарларны кабул иткәндә һәр баланың мәнфәгате беренче урында булырга тиеш дип белдерә UNICEF экспертлары, әмма аларны кабул итү өчен хөкүмәткә бөтен аргументларны үлчәргә кирәк. Мәктәптән мәктәпкә эш куелышы аерылып торырга мөмкин.
 
Моннан ары мәктәпкә йөрү гадәттәгедән аерылырга мөмкин. Бәлки, алар берникадәр вакытка гына ачылып алырлар да, коронавирус белән бәйле хәлгә карап, тагын ябылырлар. Вазгыять үзгәреп торачак һәм хакимиятләргә һәр баланың иминлеген тәэмин итү өчен аңа яраклашырга туры киләчәк.
 
Җирле хакимиятләр әлегә мәктәпләрне ачу турында карар кабул итмәсәләр дә, моны бөтен нечкәлекләре белән планлаштыруга керешү мөһим. Бу мөмкин булганча тизрәк укучыларның, укытучыларның, башка хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, ә җәмгыять балаларны мәктәпләргә җибәрү куркыныч түгеллегенә ышаначак.
 
Мәктәпләрнең эше яңартылганда илдәге вазгыять, шулай ук укучыларның, укытучыларның, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеген саклау мөмкинлеге исәпкә алынырга тиеш.
 
UNICEF белем бирү оешмалары үз эшендә куллана алган берничә практик чара тәкъдим итә:
 
Уку көненең башын һәм ахырын үзгәртү;
Көндезге аш вакытын үзгәртү;
Сыйныфны вакытлыча бүлмәгә яисә урамга күчерү;
Сыйныфтагы укучылар санын киметү өчен дәресне сменалап үткәрү.
Су белән тәэмин итү һәм шәхси гигиена чаралары мәктәпнең имин эшенең мөһим өлеше булачак. Җитәкчеләр гигиена чараларын, шул исәптән кулларны юу, респиратор этикеты (мәсәлән, терсәккә йөткерү һәм төчкерү), социаль дистанцияне саклау, бүлмәләрне дезинфекцияләү һәм төшке ашларны әзерләүнең имин ысулларын тәэмин итү һәм аларны яхшырту өчен мөмкин булган барлык вариантларны карарга тиеш. Административ персонал һәм укытучылар шулай ук социаль дистанция һәм мәктәп гигиенасы мәсьәләсендә әзерлек үтәргә тиеш.
 
Мондый киеренке вакытта бик күп төрле сораулар туа ала. Шуларның кайберләре бәлки сездә дә туар:
 
Укучыларның иминлеген тәэмин итү өчен мәктәп идарәсе нинди адымнар ясаган?
Мәктәпләр укучыларның психологик сәламәтлеген ничек кайгыртачак һәм авыру кешеләргә карата стереотипларга каршы ничек көрәшәчәк?
Махсус шартларга һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар турында мәктәп ничек кайгыртачак?
Дәресләр яңадан башлангач, укучыларны эзәрлекләү очракларына карата мәктәпләрнең сәясәте үзгәрәчәкме?
Ата-аналар мәктәптә иминлекне тәэмин итүдә ничек ярдәм итә ала (ата-аналар комитетлары яки башка иҗтимагый оешмалар аша)?
 
Уку елы башлану форматы турындагы карар төбәкләр түгел, ә Русия мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә кабул ителә. Хәзер коронавирус инфекциясе таралу шартларында балалар коллективлары эше өчен каралган таләпләр әзерләнә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»