|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2020 Хәвеф-хәтәр
ФСБ Башкортстанда теракт әзерләүче тоткарлануын белдердеӘлеге кеше Нефтекама шәһәрендә шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә җыенган диелә. Башкорстан ФСБ идарәсе Нефтекама шәһәрендә террорлык гамәле булдырмый калынды дип хәбәр итте. Оешманың матбугат хезмәте чыгарган хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге шәһәр кешесе үзе эшләгән корал ярдәмендә шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә җыенган. Бу кеше "дәүләт органнары эшчәнлеген какшату" максатын күздә тоткан, моннан тыш, "Конституция корылышына каршы протест активлыгы тудырырга" теләгән, интернетта актив рәвештә шуңа чакырган диелә.
ФСБ чыгарган видеода тоткарланучы җылылык өчен түләү артканга ачуы килгәнлеген, шул сәбәпле шәһәр хакимияте һәм урындагы электр ширкәте биналарына кабынучан сыекчалы шешәләр ыргытырга җыенганлыгын сөйли.
Ул ниятен тормышка ашырып өлгермәгән, әзерлек чорында тоткарланган дип хәбәр ителә. "Террорлык гамәле" һәм "Террорлык эшчәнлегенә ачык чакыру, террорлыкны ачык рәвештә аклау яки террорлыкны пропагандалау" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Шикләнелүченең компьютеры, кесә телефоны алынган, анда яндыргыч катнашмалар әзерләү ысулы күрсәтелгән видео булган диелә.
--- |
Иң күп укылган
|