|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2020 Медицина
Кесәдә генә йөртә торган ИВЛ аппараты сатуга чыгаРусиядә кесәдә генә йөртә торган ИВЛ аппараты ясаганнар. Русия галимнәре уйлап тапкан бу яңа прибор сулыш алулары авыр булган пациентларга больницаларга барып йөрмичә, өйдә генә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Аның портатив генераторы гадәти атмосфера һавасын кислород белән баета һәм пациент шуны сулап, үпкәсен киңәйтә. Җайланма аккумуляторда да, электрга кушып та эшли, аңа кислород баллоннары да, махсус электр мини-станцияләре дә кирәк түгел. Пациент өчен кирәкле гипероксик катнашманы (кислород белән баетылган катнашма) аппарат насос ярдәмендә һавадан ала. Прибор маска аша керүче газ агымын кислород белән баета. Җайланманың күләме кесә телефоны зурлыгында. “Сулыш алуы кыен булган, һава җитмәүдән азапланучы пациентлар өчен бу менә дигән бүләк булачак. Хәзер сатуда чит илләрдә эшләнгән кислород концентраторлары бар, ләкин алар бик зур, авыр һәм аларга махсус профессиональ хезмәт күрсәтү дә таләп ителә. Яңа прибор белән исә идарә итү дә бик җайлы булачак”, — ди врач-терапевт А.Рубцов. Әлегә прибор сатылмый, ул сатуга токсикологик сынаулар һәм клиник тикшеренүләр узгач, көзгә таба чыгар дип көтелә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|