|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2020 Спорт
Бүген Казанда Физкультурачылар көне уздыБүген Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында Физкультурачылар көне узды. Чарада ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм РФнең Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова катнашты. Чараның мәгълүмати партнеры "ШАЯН ТВ" каналы булды. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Шуңа күрә бәйрәм чарасы да иртәнге физик күнегүләр ясау һәм спорт эшлеклеләрен, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне, ГТО комплекс нормативларын яхшы үтәүчеләрне тәбрикләүдән башланды. Зур гер күтәргән аю бәйрәм кунакларын мини-футбол буенча турнирда катнашырга, «Яшел фитнес» күнегүләрен ясарга, алкалы хоккей, бокс, бадминтон, гольф буенча остаханәләрдә катнашырга чакырды. Бәйрәм кысаларында «Спортлы Татарстан» видеороликлар бәйгесенә дә йомгак ясадылар. Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны популярлаштыру максатын куйган бәйгегә барысы 1187 эш килгән. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә һәм диломнарга ия булды.
1936 елдан бирле уздырыла торган физкультурачылар көне бүген дә саф һавада бик матур билгеләп үтелде.
--- |
Иң күп укылган
|