|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2020 Җәмгыять
Гөмбәгә киткән җирдән адашып, яңгыр астында урманда төн кунган (ФОТО)Татарстанның Тукай районында 69 яшьлек бер абзый дачасыннан урманга гөмбәгә киткән. Кичә 1 август көнне иртәнге 9да була бу. Кичке алтыга кадәр кире кайтмагач, чаң суга башлыйлар. Төне буе эзлиләр абзыйны. Полиция, коткаручылар һәм волонтерлар эзли. Өстәвенә яңгыр да ява. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүген 2 август көнне көндезге өчләр тирәсендә генә табалар. Исән-сау. Фотолардан күренгәнчә, гөмбәләрен дә кулыннан ычкындырмаган.
МЧС фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|