поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.07.2020 Фаҗига

Сенаж ташыганда гомере өзелгән егет турында авылдашлары: «Ни булгандыр, беркем берни әйтә алмый»

27 июль көне Арча районының «Ватан» агрофирмасында сенаж ташучы ике «КамАЗ» маңгайга-маңгай бәрелешә. Рульдәге егетләрнең икесе дә – Апаз авылыныкы. Һәлак булган Иршат Гомәров ярты ел элек армиядән кайта, эшли башлавына 2 генә ай икән әле. Апаздагы хәлләргә ачыклык кертер өчен без авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән элемтәгә чыктык.

– Иршатлар гаиләдә –  4 бала. Ике абыйсы, бер энесе бар. Ул өченче малай иде. Әнисе Гөлираның бөтен өмете шушы егеттә иде, – дип сөйли ул. – Армиядән кайтуга, Иршат Казанда эшкә урнашкан иде. Озак эшләмәде, әнисе чакыргач, монда кайтты. Гөлираның ире аерым яшәгәч, йортта ир кулы җитмәгәне сизелә иде. Беркөнне яннарыннан коймаларын да яңартасы бар икән дип узып киткән идем.  Бераздан Иршатның койма тотарга баганалар утыртып йөрүен күрдем. Күңелем шуңа сөенде. Булдыра торган малай икән бу, дип уйладым. Кирпечтән сала башлаган өйләре дә бар иде. Гөлира, шушы өйгә дә тотынырбыз, әкренләп улым белән җиткерә башларбыз, дигән иде.
 
Иршатның әнисе фермада сыер сава икән. Ике олы малай читтә эшли, кечкенәсе мәктәптә белем ала.
 
– Әниләренең хәле авыр. Бик елый. Арада иң йомшак баласы иде бит. «Сеңлем, сабыр ит инде», – дип юаттым. Әмма баласын югалткан кешегә бу сүзләр генә җитәме соң?! Гөлира бу ачы хәсрәтне күтәрә алыр дип ышанам. Каршы йортта әти-әнисе яши, туганнары ташламас. Иршатның язмышына шушы үлем язылган булгандыр инде, – ди ул. – Бөтен авыл белән аптырадык. Ничек бәрелгәннәр, нәрсә булган? Шул турыда уйлый башласам, башым эшләми. Күрәчәге булгандыр, дим. Икенче егет Нияз исән-сау. Ул инде күптәннән рульдә, – ди җирлек башлыгы.
 
Иршат эшләгән «Ватан» агрофирмасына да шалтыраттык.
 
– Иршатның тырышып эшкә тотынган чагы иде. Ике аен матур гына эшләде. Ни булгандыр, беркем берни әйтә алмый. Гаиләсенә авыр. Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, – ди анда эшләүчеләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»