поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.07.2020 Авыл

"Авылыбызда авыручылар бик күп. "Ашыгыч ярдәм" машинасы килми" (ХАТКА ҖАВАП)

Авылыбызда авыручылар бик күп. Нишләптер аларга тест та уздырмыйлар, хастаханәгә дә салмыйлар. Чакырсаң да, «ашыгыч ярдәм» машинасы бик килми. Шәфкать туташы Гөлгенә Халитова аларны районга йә иренең машинасы белән алып китә, йә авырып киткән кешенең туганнары илтә. Авылдашыбыз Мөсәгыйтова Факия апрель аенда ук бик нык чирләп киткән иде.

Медсестра көнгә ике тапкыр укол кадап йөрде. Яхшыланган сыман иде, хәзер тагын авырып киткән дип ишеттем. «Тын алулары бигрәк авыр», – дип әйтә икән. Авыл советында бухгалтериядә эшләүче Моратова Гөлүсә, яшь булса да, инде бер айлап авырып ята. Өйдә гаиләсе, ике кечкенә баласы бар. Аларга иярсә, бик начар бит инде. Телефоннан сөйләшкән идем. Тамагы гыж-гыж килеп тора. Ул да, сулыш алырга кыен, ди. Бу хәлләргә аптырап, медсестра белән дә сөйләшкән идем. “Район юллама бирмәгәч, мин берни дә эшләтә алмыйм, кире алып кайтырга туры килә”, – диде. Үзем беркая да чыкмыйм. Бик аралашмыйбыз да инде. Авыру иярер дип куркабыз. Бик нык чирләүчеләрне районда ник дәваламыйлар икән соң? Шуның сәбәбен беләсе иде, дип яза Чирмешән районы Карачишмә авылыннан Саимә Камалова. 

Гөлгенә Халитова, шәфкать туташы:
Саимә апа – бөтен авылны кайгыртып ятучы кеше инде ул безнең. Тик соңгы араларда өйдә ятарга туры килгәч, бик хәбәрдар да түгелдер, күрәсең. Ул телгә алган Факия апага – 88 яшь. Дөрестән дә, апрель аенда бик нык чирләп киткән иде. Районга алып бардык. Әлмәт хастаханәсенә җибәрергә уйлаганнар иде. Бик олы яшьтә бит инде дип, балалары, оныклары каршы килде. Булдыра алганча, үз җаебыз белән өйдә генә дәвалыйк, диделәр. Рентген ясаттык. Пневмония диагнозы куйдылар. Тест үткәрделәр, тискәре җавап килде. Хәзер хәле тотрыклы инде, картларча. Ә Моратова Гөлүсәгә килгәндә исә, ул әле дә күзәтү астында. Хәле яхшырган инде. Аның белән дә, авырый башлауга, районга бардык. Тикшерделәр. Коронавирус ачыкланмады. Өйдә дәвалануны кулай дип таптылар.
 
Авыруларны карау буенча бернинди проблема да булганы юк, шөкер. Чыннан да, җиңелрәк авырулар булганда «ашыгыч ярдәм» машинасын көтеп утырмыйбыз. Коронавирус белән бәйле чакырулар күп бит. Өлгермиләр. Шуңа күрә хәлләренә керергә тырышабыз. Районда бик яхшы каршы алалар. Үзем озата барам. Ә инсульт яки башка берәр катлаулы авыру булганда, «ашыгыч ярдәм»нең килми калганы юк. Участок терапевтыбыз Денис Егоров бик ярдәмчел, теләсә нинди сорауга җавап табарга тырыша. Әле атна ахырында гына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә даруларны алып кайтып тараттык. Факия апа турында да сөйләштек. Гомумән алганда, авылда вазгыять начар түгел. Коронавирус очрагы теркәлмәде. Өч-дүрт гаилә авырып алды. Барысының да хәле яхшырды.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»