поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.07.2020 Җәмгыять

«Маша, снимай платок, у нас светский лес!» - Татарстан мөфтие уку йортларында хиҗаб киюне тыюга каршы чыкты

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә Екатеринбург шәһәрендә эшләп килүче Свердловск өлкәсе медицина көллиятендә хиҗаб киюне тыюга абитуриенттан шикаять килеп иреште. Биредә хиҗаб кияргә тыюны уку йортының уставы, студентларның эчке тәртип кагыйдәләре, көллиятнең этик кодексы һ.б. норматив документларга таянып аңлаталар. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп чыккан вәзгыятьтән ризасызлык белдерде.

Инстаграмдагы үзенең рәсми @kamilhazrat аккаунтында ул әлеге ситуациягә карата үзенең позициясен болай дип аңлатты: 

“Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Белгәнебезчә, илебезнең Төп законында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла. Әмма Татарстан Диния Нәзарәтенә медицина көллиятендә хиҗаб киюне тыю турында чираттагы шикаять килеп иреште. Бу юлы – Екатеринбургтан. Мөфтият белгече белән әңгәмәдә уку йорты җитәкчелеге кистереп җавап бирде: эчке таләпләр буенча студент кызларга табиб калпагын яулык өстеннән кияргә ярамый. Моны болай итеп аңлаттылар: “шәкертләрнең тышкы кыяфәте – көллият һәм медиклар абруеның нигезе”, “шәкертләр иң консерватив авыруларның да мәдәни һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә тиеш”, “шәкертнең кыяфәте авыруга дискормфорт тудырмаска тиеш”... Мондый җаваплар тагын да күбрәк сораулар тудыра. Мәсәлән, башын яулык белән каплаган кыз-бала уку йортының абруен ничек төшерә ала? Консерватив пациентлар дип исламофоблар күздә тотыламы? Хиҗаб кигән табиб ни рәвешле авыруларның ачуын чыгарып дискомфорт тудыра ала? Һәм иң мөһиме: РФ Конституциясендә дә Аллаһ телгә алынгач, оешмаларның хиҗаб киюне тыючы эчке уставлары һәм боерыклары хокук ягыннан ни дәрәҗәдә законлы? Уку йортының дөньяви белем бирүе – аргумент түгел инде хәзер: безнең уртак Ватаныбыз да – дөньяви, әмма аның Төп канунда Аллаһка ышану күрсәтелә. Моңа өстәп, дөньявилык атеизм идеологиясен алга сөрми, ул барлык диннәргә һәм атеизмга тигез карауны таләп итә. Ахыр чиктә, хиҗаб – намаз, хаҗ, корбан яки хәләл кебек үк, мөселманнарга гына кагылышлы мәсьәлә, һәм ул Россиянең башка гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен бозмый. Әмма Исламга ни шәхси, ни профессиональ катнашы булмаган кешеләр ни өчендер шушы сорауларга тыкшына һәм хәтта фикһ буенча ниндидер карарлар да чыгарырга омтыла. Без XXI йөздә, бөтен дөньяга гасырлар буе күп милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләрнең тату яшәеше үрнәге булып торган ирекле илдә яшибез. Әмма мөселманнар, Россиядә тулы хокуклы гражданнар булып торса да, белем алу өчен баштан хиҗаб кию хокукын судлар аша якларга мәҗбүр. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин традицион исламны Россия мәдәниятенең мөһим бер өлеше дип атап йөргән арада, уку йортларындагы административ хезмәткәрләр студентның хиҗаб киюеннән “эстетик яктан эчләре пошуны” кичерә. Ипсез шартлар куеп, алар кызларыбызны һөнәрле булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. Хиҗабны Аллаһ Үзе фарыз кылган. Бөек Раббыбыз белән бәхәсләшү ярыймы соң?!”

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»