|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2020 Мәдәният
Иске Татар бистәсендә ял көннәре ярминкәсе узачак (ФОТО)Казанның Иске Татар бистәсендә “Татарстан осталары” дип исемләнгән ял көннәре ярминкәсе узачак. Бу ярминкә 24-25 июль көннәрне үз эшен башлап җибәрә һәм алга таба һәм җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләр дип көтелә. Бу яңалыкны Татарстан милли музее хәбәр итә. Әлеге матур чарада Казан һәм Татарстан һөнәрчеләре үз куллары белән эшләгән әйберләрне тәкъдим итәчәк. Аларны карап та, сатып алып та булыр. Керамика, күн эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, пыяла, бакыр, милли сувенирлар – монда барын да табып булачак. Традиция буенча, осталар милли костюмнарда эшлиячәк. Милли сандыклар аерым колорит тудырачак.
Татарстан милли музее ярминкәдә үз иҗади мәйданчыгын җәелдерергә җыена. Теләгән һәр кеше монда төрле мастер-классларда да катнаша алачак.
24 һәм 25 июльдә Иске Татар бистәсенә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|